Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иминлек хакына

    Игеннәрне урып-җыю чорында бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча айлык чаралары каралган. Алар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәшгульлек үзәге, районның АПК эшчәннәре профсоюзы комитеты тәкъдиме буенча 15 июльдән 15 августка кадәр уздырыла.

    Бөртек урып-җыю комбайннарына, тракторларга, ашлык чистарту техникаларына, саклау каплавычларына һәм коймаларга, очкын тоткыч, янгын сүндергеч җайланмаларына, медицина аптечкаларына аерым игътибар биреләчәк.

    Җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре баш белгечләре, фермер хуҗалыгы башлыклары урып-җыю транспорты комплексында эшләүчеләрнең барсының да медицина тикшеренүе узуын, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш инструктаж үткәрелүен кайгыртыр­га, шәхси саклану средстволары белән тәэмин итәргә тиешләр.

    Бердәм "Хезмәтне саклау көне" 20 июльдә уздырылачак.

    Янгыннан саклану өчен тәүлек әйләнәсе ирекле дежур торуны булдыруны, буалар ясау буенча чаралар үткәрүне, ясалма сулык­ларга килү юлларын карауны, янгын техникасына су тутыру өчен суэтем башняларын җиһазландыруны, урман полосаларына якын булган кыр чикләрен сукалауны оештырыр­га кирәк.
    Янгын куркынычсызлыгы максатларында барлык комбайннарны да иң киме икешәр сүндергеч, 100 литрлы су сыешлы савыт, ком тутырылган әрҗә, янгыннан саклау­чы махсус тукыма, көрәк, сәнәк, себерке белән тәэмин итү зарур.
    Урак өстендә эшләүчеләргә кыс­ка вакытлы ял һәм туклану өчен кирәкле булган шартларны булдыру мөһим.
    Профсоюз комитетлары рәисләренә айлык барышында әлеге бурычларны урып-җыюда катнашучыларга җиткерү һәм аны үткәрү максатларын аңлату йөкләнә.
    Айлыкны оештыручылар урыннарда практик һәм методик ярдәм уздырырга әзерләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: