Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү символын ясадылар

“Щи һәм ботка – безнең ризык” – дигән халык әйте­ме сугыш тематикасы өчен тулысынча туры килә, чөнки бу сүзләр фронтовиклардан күп тапкырлар яңгыраган.

(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”). Махсус оештырылган кыр кухнясында шәһәрдәге 2 нче урта мәктәпнең аш пешерүчеләре карабодай боткасыннан авыз итәргә тәкъдим иттеләр.

– Тәтешкә 9 Май бәйрә­менә ел саен кайтам, – дип уртаклашты Мәскәүдә яшәүче Нина Артамонова. – Монда Бөек Җиңү рухы аеруча да сизеләдер кебек тоела, ә бүген солдат боткасыннан да авыз иттем. 

Шәһәрнең үзәк паркында төрле тематик мәйдан­чыклар оештырылган иде. 

Китапханә хезмәткәр­ләре плакатлар, солдатлар­ның көнкүреш әйберләре белән бай эчтәлекле фотозона әзерләгән. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына Бөек Ватан сугышында катнашкан үз туганнары турында кыскача сөйләргә һәм аларның исемнәрен Хәтер йолдызына язып куярга тәкъдим ителде. Тарычевлар гаиләсе берьюлы дүрт кызыл йолдызчык урнаштырды: Шубакин Петр Архипович, Астафьев (Даричев) Сергей Кириллович, Дементьев Иван Максимович, Овчинников Андрей Романович.  

– Безнең гаиләдә фронтка иремнең ике һәм минем ике бабам киткән, – диде шәһәрле Екатерина. – Минем икесе дә Җиңү яулап исән-сау кайткан, ә иремнекеләрнең икесе дә һәлак булган, аның берсе – концлагерьдә. Без аларның сугышчан юлы турында беләбез, алар хакында үз улларыбызга сөйлибез һәм үзебезнең бабайлар белән горурланабыз. 

Хатын-кыз ире Юрий­ның хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашуы белән дә уртаклашты. Телефоннан аралашканда ул үзенең якынна­рын тынычландыра, ­барысы да яхшы була дип рухландыра, һәм Җиңү, ерак үткәндәге 45нче елдагы кебек, һичшиксез, безнең якта булачак, дип әйтә икән. 

Бераз читтәрәк яшь тәтешлеләр Георгий тасмасы һәм ­тынычлык күгәр­чене кисү белән шө­гыль­­ләнәләр. Балалар, без­нең моннан алдагы әңгә­мә­дәшебез сүзләрен дәлил­ләгәндәй, әлеге символик кошның тиздән барлык кешеләргә тынычлык китерүен бертавыштан билгеләп үттеләр.  
Мастер-класста “Җиңү­нең кызыл канәфере” брошкасын ясарга мөмкин булды. Бөек Ватан сугышы тарихын белүчеләр өчен “Без искә төшерергә өндибез” дигән ­викторина да кызык­лы булды. “Рядовойдан генералга кадәр” бәйгесе хәрби исемнәрне белүне ачыклады. 

Җыр иҗатын яратучы­лар караокеда сугыш еллары җырларын искә тө­шерделәр, балалар сән­гать мәктәбе музыкантлары һәм укытучылары җанлы музыка башкардылар. Актив яшәү рәвешен үз итүчеләр спорт мәйданчыкларына  җы­елды. 

Балалар өчен дә үзенә бер төрле күңел ачу булды: алар аттракционнарда шаярдылар, тәмлүшкәләр белән сыйландылар, бәй­рәм­гә һәм якты ­кояшка шат­ланып, рәхәтләнеп яшел үләндә шаярышып йөгерештеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев