Инвалидлар ункөнлеге бара
Байрашта инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән һәм Рамил Ильясовлар мәрхәмәтлелек акциясе оештырган.
(Тәтеш, 6 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина , автор фотосы).
“Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле берничә кеше янында булдык. Арада яшьләр дә, өлкән буын да бар. Аларның һәркайсының да диярлек хәл-әхвәлен белеп, үзләрен ничек хис итүләре белән кызыксындык. Күңелләре болай да китек әлеге кешеләр, үзләренә карата булган җылы сүзгә һәм без алып килгән күчтәнәчләргә чын йөрәктән шатландылар”, – диделәр Байраштан Ильясовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев