Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир сулышын тоеп яши

Хуҗалыкның уңышлары аның җитәкчесенә дә, авыл эшчәннәренең тырышлыгына да бәйле.

(Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары”). Кояшлы көннең матурлыгына хозурланып, “Яңа юл” ҖЧҖ хуҗалыгы урнашкан Байраш авылына юлга кузгалдык. Безне чиста-пөхтә урамнар, авыл хуҗалыгы идарәсе каршында үсеп утырган баһадирдай горур кыяфәттәге наратлар каршылады. 

Хуҗалык җитәкчесе Рифхать Заһидуллин без килгәндә эш урынында иде. Иртә таңнан кырларны, ферма территориясен бар­лап, күздән кичереп чыгарга гадәтләнгән кайгыртучан җир хуҗасын кай­чакта очрату да насыйп булмый. Чөнки басуларда чәчү тәмамланса да, аның шытымнары, һәрбер игеннең тигез тишелеп чыгуы көндәлек карап торуны таләп итә. 

Рифхать Мостафа улы тумышы белән Буа районы Иске Студенец авылыннан. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач, яшь егет Казандагы югары уку йортларының берсендә инженерлыкка укый. Дипломлы белгеч хезмәт эшчәнлеген Ульян өлкәсенең Теренгул май заводында баш инженер булып башлап җибәрә. Бер елдан соң ул районыбызның Чинчурино май заводында мастер, Тәтештә төзелеп килүче май заводында директор вазифасын башкара. 1993 елда “Яңа юл” колхозына рәис итеп билгеләнә һәм хәзерге вакытка кадәр аңа җитәкчелек итә. Ул әле  2009 елдан “Р. М. Заһидуллин” КФХ да оештырып җибәрә. Рифхать Мостафа улының авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы – 25, ә гомуми – 34 ел. 

“Байрашка август аенда килдем. Ул чакта хуҗалык авыр хәлдә, урак өсте бара, комбайннар юк, җирләр каралмаган, – дип искә төшерә Рифхать Мостафа улы. – Каян җитте техника юнәтеп, эшкә алындык. Ул чакта фермалар тузган, 380 баш терлек бар иде. Бер айдан соң китәргә дә уйладым. Әмма район җитәкчелеге үгетләп калдырды, һәм биредә төпләнеп калдым”.

– Хуҗалыкның бүгенге уңышлары ничегрәк? – дип кызыксынам. 

“Хәзерге вакытта 20-25 гектар шикәр чөгендере чәчәбез. Иген уңышы иң кимендә 41 центнер була, татлы тамыр – 380нән 400гә кадәр. Алдагы еллар белән чагыштырганда саннар шактый үсте. Машина-трактор паркына техникалар сатып алдык, фермаларны яңарттык һәм төзедек. Ашлык склады, хуҗалык идарәсе бинасы кордык, иген киптерү җайланмасы сатып алдык, саный китсәң шактый”, –  дип хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыра җитәкче.   

Әлеге еллар эчендә ул зур эшләр башкарып, хуҗалыкны алдынгылар сафына бастыруга ирешә. Район, республика дәрәҗәсендәге бүләкләре – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел), ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе минис­трлыгының Мактау грамотасы (1999 ел), “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” (2002 ел) исеме, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты һәм башка бик күп мактаулары моңа ачык дәлил булып тора. 

“Рифхать Мос­тафа улы җирлектә үткәрелә торган чараларга, бәйрәмнәргә һәрчак иганә ярдәме күрсәтә. Без һәр нәрсәне бергәләп киңәшләшеп эшлибез. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәм дә һич каршы килми. Бердәмлек булганда җирлек тормышында була торган мәшәкатьләрне дә юллап чыгу җиңелрәк”, –  диде җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев, җитәкченең игелек­ле гамәлләрен барлап. 

Рифхать абый хатыны Рушания апа белән утыз өч елдан артык гомер кичерә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Улы Илмазның үз гаиләсе бар. Ул әтисенең уң кулы, урынбасары булып эшли. Дәү әти белән дәү әнине сөендереп балдан да татлы оныклары Рая­на матур гына үсеп килә. Кызлары Гүзәлия –  Казанда юрист. 
Гаилә башлыгы үзе әйтүенчә, түгәрәк, тигез тормыштан да кыйм­мәтлерәк берни юк. Аеруча да гомер узган саен аның кадере арта. 

Хуҗалыкта эш “кайнап” тора. Әңгәмә барышында җитәкче янына кереп, эшчәннәр дә киңәш-табыш иттеләр, кәрәзле  телефоннан шалтыратучылар да булды. 

“Рифхать Мостафа улы белән 2-3 елдан бирле ышанычлы эшлибез. Ул төгәл, әйткән сүзен үти торган, чын җир кешесе”, –диде Казан оешмаларының берсендә авыл техникасы сату буенча шөгыльләнүче Илһам Шәнгәрәев, үз фикерен белдереп.

Рифхать Мостафа улы байрашлылар Хәлил Әхәтов, Шәриф Шәфигуллин, Гаделҗан Мөхәммәтуллин, Кәбир Гайфуллин, Әнвәр Котдусовлар белән башлангыч вакытта хуҗалыкны күтәрүдә зур эшләр башкаруларын билгеләп үтте. Ул шулай ук Рәшидә Әминова, Фәридә Гыймадиева, Камил Гыймадиев, Зәйтүнә һәм Таһир Хәйретдиновлар хакында мактау сүзләрен ирештерде.

– Үткәннәргә борылып карап, нинди нәтиҗә ясыйсыз?

“Җир кешесенең хезмәте авыр булса да, мин аңардан канәгатьлек, җанга рәхәтлек алып яшәдем. Җирнең сулышын, аның тибешен, һәр кечкенә генә кишәрлекне дә “ашатып-­эчертеп” торырга кирәклеген тойдым. Киң итеп атлап, тирән итеп сулар өчен тырыштым. Һәр ел үз холкы белән килә, чәчү дә, алачак уңыш та шуңа бәйле, –  ди кайгыртучан хуҗа тыйнак итеп. – Иртән сәгать 5тән алып кичке караңгыга кадәр аяк өстендә. Элек 4тән торып кырларны урап кайта идем. Басуларга яшеллек иңгәндә һәрбер шытымның чыгуына сөенәсең, шул ук вакытта борчыласың да. Чөнки авыл хуҗалыгы үзенә бер төрле тормыш. Барысын да тиешенчә башкарабыз, ә алдагысы яңгыр, кояш, һава торышының нинди булуыннан тора. Шулай да киләчәккә якты өметләр баглап яшибез”.

Тиздән юбилеен билгеләп үтәчәк хуҗалык җитәкчесе яныннан күтәренке рухта, аңа гомер бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрне җиткереп, саубуллаштык. Бәйрәмең белән Җир кешесе-җитәкче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев