Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була

    Автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәтәләр.

    (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 ноябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстанда һәм Казанда 20 градус салкын була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Төнлә һәм иртән термометр баганалары -11..-16 градус күрсәтәчәк. Аязган вакытта тагын да -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -8..-13 градус салкын көтелә.

    Моннан тыш, юлларда бозлавык булачак.

     

     

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197207/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: