Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иртәне басудан башларга

    Язгы кыр эшләренә киң колач белән керешергә ике атна чамасы гына калып бара.

    Игенчеләр авыл хуҗалыгы техникасын агрегатлаштыру һәм туплау­ны тәмамлап киләләр. "Парадиз" ҖЧҖ һәм "Новая заря" ҖЧҖда тракторлар инде кырда эшлиләр: механизаторлар уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыралар. Бакырчылылар басуга беренчеләрдән булып чыктылар һәм бүгенгә "Амазоне" тараткычы ярдәмендә инде 500 гектар чәчү­лек тукландырылган. Бу эш белән механизаторлар Рамил Әхмәдуллин, Ришат Галиәкбәров, Валерий Овинкин шөгыльләнә. "Парадиз" ҖЧҖ җитәкчесе Юрий Краснов якындагы планнары белән уртак­лашты: барлыгы 1050 гектарда тук­ландырасы бар. Эшне төнге 12дә башлап, иртән тәмамлыйбыз. Тук­ландыруны 5 көндә башкарырга уйлыйбыз. Механизаторлар сыйфатны гарантиялиләр. Шуннан соң күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешәчәкбез".

    Кырларда кардан арынган уҗым культураларының язгы вегетациясе яңару сәбәпле, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре уҗымнарны тукландыруны, моңа иртәнге кыраулар да булышлык итә, һәм туфрак өлгерүгә карап дым каплауны соңгартмаска киңәш итәләр.

    Район игенчеләренә 45 мең гектарга якын сабан культуралары чәчәргә кирәк. Барлык хуҗалыклар да орлыклар белән тәэмин ителгәннәр, кредитлар рәсмиләштерү, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Бүгенгә (көздән кертелгәнне исәпләп) чәчүлекләрнең 1 гектарына 37,2 килограмм тәэсир итүчән матдә бар. Шул ук вакытта билгеләнгән 60ар килограмм урынына "Колос"та - 178, "Авангард"та - 55, "Парадиз"да - 40,9, "Содружество"да 39 килограмм әзерләнгән.

    Чәчүне үткәрү өчен республика тарафыннан районга 1734 тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелгән.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бәяләгәнчә, бүгенгә "Авангард", "Татарстан", "Колос", "Парадиз", "Новая заря", "Содружество", "Нур", "Маяк" һәм башка хуҗалык­лар язгы кыр эшләренә әзер.

    Эшне тиешенчә оештырганда һәм ике сменада эшләгәндә районда иртә сабан культураларын 7 тәүлектә чәчү планлаштырыла.
    Кырларда төрле маркадагы 358 трактор, 3 чәчкечле 52 агрегат, минималь һәм нульле эшкәртү буенча турыдан-туры чәчүче 16 чәчү комплексы эшләячәк.

    Бу көннәрдә барлык чәчү комплексларының өз­лексез һәм тәүлек әйләнәсе эшләвен оештыру мәшәкатьләре белән авыл хуҗалыгы предприятие­ләре җитәкчеләре һәм белгечләре генә яшәмиләр. Район башлыгы Валерий Чершинцев чәчүдә авыл җирлекләре башлыклары бурычларын да игълан итте. "Язгы көн ел туйдыра дип, юкка гына әйтмиләр, - диде ул. - Сезнең эш көнегез кырдан башланырга тиеш һәм сез ничә агрегат эшләвен, кемнең чыгуын, кемнең чыкмавын һәм ни өчен икәнлеген белергә бурычлы". Мәгълүмати тәэмин ителешкә, агитбригада эшенә, туклануны оештыруга контрольлек җирлек башлыкларына йөкләнә һәм, эшлекле дүшәмбедә әйтеп үтелгәнчә, алар мәшгульлек үзәгендә исәптә торган авылдашларының эшкә урнашулары өчен дә җаваплылар. Аларның бер өлеше крестьян-фермерлык хуҗалыкларына даими эшкә урнаштырылырга тиеш, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә эшче куллар кирәк.

    Районда барлык җирләрне дә, ташландык кайбер кыр­ларны күздә тотып, эшкәртергә кирәк дип, тагын бер кат басым ясады район башлыгы. Аларны яңадан рәсмиләштерү милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә йөкләнде.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: