Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Исемнәре онытылмасын иде

    Соңгы елларда авыл тарихын, анда яшәүче мактаулы кешеләр турында газета битләрендә күп языла.

    Авылдашларыбыз Фаяз Шәйдуллин белән Галия Мортазина да безнең Сөендек авылы тарихын тирәнтен итеп яздылар. Ә мин шәхсән лаеклы ялга чыккач та, мәктәп белән элемтәмне өзмәдем һәм авылның күренекле кешеләре хакында материаллар җыйдым, аннары шуларны берләштереп яздым. Аларның кайберләрен тагын бер кат искә төшерәсем килә.
    Сугыш елларында барлык эшне хатын-кызлар башкара һәм алардан механизаторлар бригадасы оештырыла. Аның бригадиры итеп Гайшә апа билгеләнә. Кызлар тракторда да, комбайнда да эшлиләр. Араларында Мәрьям апа иң беренче тракторчы була. Ул Шәмәктә укый. Аннан соң Әминә, Фәһимә, Мәгъзүмә апалар... Алар тракторларын Тарханда ремонтлый торган булалар. Көзге-язгы яңгырлы көннәрдә, пычракта, кышкы зәмһәрир суыкларда чабата белән ничәшәр километр юл үтеп, атна буе ашап торыр өчен өйләренә ризык алырга кайтканнар. Бозда, суда йөреп чабаталар туза иде, оекбаш белән генә кайткан чаклар да булды дип Әмин апаның ачынып сөйләгәне хәтердә тирән уелып калган.
    Абдулла Гайсин хәрби хезмәттә катнашып, зур дәрәҗәгә ирешүчеләрнең берсе, ул бик ярдәмчел кеше иде. А. Багатиев, Илдар Хәлиуллов, Рифат Багатиев йорт салучыларга агач материаллары белән бик булышканнар. Сугыш вакытында очучы булган Миңзариф Әбелханов зур батырлыклар күрсәткән. Саный китсәң безнең Сөендек якларында алар бихисап. Әмма араларында билгесез булып калучылар да очрап тора. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган һәм аяусыз көрәшүчеләрнең исемнәре югалмасын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: