Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исән кайта алмаган

Орудие залплары күптән туктады, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланды, әмма Ватанны сак­лаучылар биографиясендәге билгесез фактлар турында без бүгенге көнгә кадәр ишетәбез.

(Тәтеш,  15 декабрь, Тәтеш таңнары, Елена ВИКТОРОВА ).  Безнең гәҗиттә “Үткәннәрдән хатлар” рубрикасы чыгып килмәсә, әлеге тарих беленми дә калган булыр иде. Редакциягә шәһәрле Рафаил Шәмсетдиновтан хәбәр килеп иреште. “Бездә бабайның госпитальдән язган хаты саклана”, – диде ул һәм мөмкинлек чыгуга, аның эчтәлеге белән таныштырырга вәгъдә бирде. Сугышта катнашкан Низаметдин Шәмсетдинов җибәргән хатны оныгы ярдәмендә мин кулыма алам... “Кадерле Кафия! Сиңа 25 августта  Ленинградтагы госпитальдән язам. Кызым Фәһимәгә һәм кадерле улларым Рәшит белән Рәфыйкка, шулай ук кызым Флюрага һәм кечкенә кызчыгым Фәридәгә, шулай ук туганымның кызы Розага, күршеләргә, барлык дусларга Кызыл армия сәламе юллыйм. Кафия, үзем исән-сау. Ике айга якын инде госпитальдә ятам. Муеным яраланды”. Хаттагы сүзләрне уку җиңел түгел, җитмеш елдан артык вакыт узган, кәгазь һәм андагы каралама сөртелгән, әмма туганнарына булган ярату, аларны өзелеп сагыну һәрбер юлда укыла. Низаметдин Шәмсетдинов Тәтештә “Ашлык әзерләү” предприятиесендә йөкче булып эшләгән, хатыны Кафия белән биш бала тәрбия­ләгәннәр һәм Лобачевский урамындагы йортта яшәгәннәр. Фронтка 1942 ел башында, 38 яшендә озатылган. Ир-ат сугыш юллары буйлап озак йөрмәгән: шушы ук елның икенче июлендә муены яраланган һәм Ленинградтагы госпитальләрнең берсенә эләккән. Аякка баскач, кабат сугыш утына кергән, ләкин Җиңү көнен каршыларга насыйп булмаган. Кафия дә ирен исән килеш күрә алмаган, балалары да әтиләре белән очрашмый калган... Рәшит Шәмсетдиновка 1956 елда медицина хезмәте подполковнигы М. Г. Ковалевскийдан көтмәгәндә генә хат килеп төшә. Аның кыскача эчтәлеген китерәм: “Рәшит иптәш! Мин сезнең әтиегезне белдем, ул Ленинград фронтында каты яраланган иде. Ул мин эшләгән госпитальдә  ятты һәм сәламәтлеге яхшырды. Мондый каты яраланудан соң аны өенә кайтарып җибәрергә кирәк иде. Мин аны Казанга кадәр эвакуацияләдем. Сезнең кыз туганыгыз миңа аны янәдән фронтка җибәрүләрен һәм шунда һәлак булуы турында язды. Мин аны яхшы хәтерлим, чөнки аның сирәк була торган яра иде. Гадәттә мондый яра белән яу кырында һәлак булалар. Ул дәвалануны нык кичерде, безнең барлык хезмәткәрләрдә иң яхшы тәэсирләр калдырды. Язманы безнең армия җыентыгыннан сезгә истәлеккә җибәрәм”. Хатка фәнни эшләр җыелмасының берничә бите беркетелгән, анда Низаметдин Шәмсетдиновның госпитальгә китерелгән чактагы хәле, һәм аны дәвалау ничек узуы тулы итеп язылган. Пуляны бары тик икенче операция вакытында гына алырга насыйп булган. Барлык катлаулылыкларга карамастан, солдат чагыштырмача тиз савыккан һәм инде 1942 елның 15 сентябрендә фронтның эвакуация пунктына җибәрелгән. Ләкин Низаметдин Шәмсетдиновка Тәтешкә кайтырга насыйп булмаган, ул берничә айдан соң, 1943 елның 23 мартында, Ватан азатлыгы өчен сугышта һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев