Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитештерүчеләр өчен мөһим

Ветеринар озатып бару документлары бары тик электрон төрдә генә рәсмиләштереләчәк.

Ветеринар контрольгә ия товарларга мәҗбүри электрон сертификат кертү кайбер сәбәпләр аркасында 2018 елның 1 июленә күчерелә. ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр иткәнчә, һәркем гадәтләнгән кәгазь бланклар булмаячак, ветеринария документлары Россельхознадзор тарафыннан эшләнгән һәм "Ветеринария турында"гы закон белән расланган "Меркурий" федераль дәүләт мәгълүмат системасын файдаланып рәсмиләштереләчәк. Тегеләй яки болай җитештерелгән продуктлар составы һәм барлык эшләр "Меркурий"да чынбарлыктагы вакыт тәртибендә чагылдырылачак. Әлбәттә, намуссыз эшкуарлар алдап документлар ясый, мисалга, әйбернең вакыты чыгуны "озайта" алмаячаклар. Шулай булгач, киштәләрдә сыйфатсыз продукция­ләр саны азрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев