Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗтимагый эшне чын күңелдән башкаралар

Россиядә профсоюз хәрәкәте оешуга 2020 елда 115 ел тула, РФ мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының 30 еллыгы билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 23 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Профсоюз оешмаларының Тәтеш Советы рәисе Людмила Андреева Профсоюзлар көне җитәрәк территориаль профсоюз оешмасы эше турында сөйләде.

“Безнең бурыч – хезмәт­кәр­ләрнең социаль-хезмәт хокукларын һәм һөнәри мән­фәгатьләрен яклау, – дип басым ясый Людмила Алексеевна. – Тәтешнең территориаль профсоюз оешмасы сафларына 850дән күбрәк хезмәткәр, 510 пенсионер керә. Бездә барлыгы 34 беренчел проф­союз оешмасы бар. Профсоюз активында 300гә якын кеше хисап­лана. Районыбызда профсоюз комитетлары рәисләре – ул дус, бердәм фикердәшләр командасы, дип ышанычлы итеп әйтеп була – аларның барысы да җәмәгать эшен чын күңелдән башкара. Мисалга, Анастасия Леденейкина, Светлана Артемь­е­ва, Гөлия Солтанова, Марина Тимескова, Сергей Волков, Валентина Глазкова, Әнүзә Абдурахманова, Елена Чахирева, Гөлнара Юнысова, Елена Королева, Әлфия Минкина, Ольга Моисеева, Лилия Гайнетдинова. Шәһәр һәм районның Галина Россеева җитәкчелегендәге яшь педагог­лар Ассоциациясе актив эшли. 

Профсоюз әгъзалары, проф­союз комитетлары ­рәис­лә­ре, мәктәп ­директорлары һәм балалар бакчалары мө­ди­р­ләре хезмәт законы, ­укыту күләменең билгеләнеше, пенсия тәэминаты, социаль ими­ният, сәламәтләндерү хез­мәтләре, хокукый ярдәм, социаль партнерлык, коллектив­тагы бәхәсле хәлләрне җайга салу мәсьәләләре буенча рай­онның профсоюз оешмасына мөрәҗәгать итә. Без хезмәт шартларын яхшырту  өчен канун тарафыннан тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне файдаланырга өйрәтәбез, үз хокукларыбызны һәм мәнфәгатьләрне коллектив бергәлегендә яклау тәҗрибәсен үзләштерәбез. Күчмә семинарлар, киңәшмәләр, урыннардагы кебек, шулай ук күрше районнарга бару да, нәтиҗәле өйрәнү төре булып тора, моңа мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты зур булышлык күрсәтә. Хезмәтне сак­лауга, техник куркынычсызлык мәсьәләләренә дә игътибар бүлеп бирелә. Районның барлык белем бирү учреждениеләренең СОУТ буенча эшче урыннар аттестациясен узулары сөендерә. Монда мәктәп  һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең зур хезмәте күренә. Безнең профсоюз оешмасында берничә социаль әһәмияттәге проект гамәлдә. Шуларның берсе – “Профсоюз белән бергә автобус экскурсиясе” – безнең коллективлар Санкт-Петербург, Болгар, Казан, Ульян, Йошкар-Ола, Чабаксар, Свияжский шәһәрләренә барды. Без үзебез дә кунаклар – профсоюз активы белән республикакүләм профсоюз теплоходларын кабул итәбез. Беренче сыйныфка баручылар, безнең профсоюз әгъзаларының балалары өчен “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” дигән бердәм бәйрәмнәр үткәрү матур гадәткә кертелде. Быел районның профсоюз оешмасыннан мәктәп портфельләре безнең хезмәткәрләрнең 20 баласы өчен иң яхшы бүләк булды. Уңышлы эшләр өчен безгә әле алда күп бурычларны хәл итәсе бар. Без үсеш перспективасын билгеләдек һәм оешмабызны актив, заманча, алгарышлы итеп күрергә телибез. Моны бары тик бердәм көч, бары тик бергәләп, бары тик яңа фикердәшләр белән генә башкарып була. Безнең көч бердәмлектә икәнлегенә без чын күңелдән ышанабыз”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев