Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Суд Тәтеш районында яшәүче 65 яшьлек ир-атны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепле дип таныган.
– Судта хөкем ителүченең тәүлекнең якты вакытында һәм аяз һава торышы шартларында техник яктан төзек җиңел автомобиле белән Тәтеш – Кама Тамагы юлы буенча пассажир утырткан килеш хәрәкәт итүе ачыкланды. Ир-ат юл уңаена баручы автомобильне узып китү максаты белән каршы як полосага чыккан һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча үз полосасы буенча хәрәкәт итүче каршы яктагы машина белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирның сәламәтлегенә авыр зыян китергән, ул тән җәрәхәтләре алган. Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде.
Суд гаепләнүче кылган гамәлнең җәмгыятькә куркынычлылык дәрәҗәсен, шәхесен исәпкә алып, аны бер елга ирегеннән чикләү һәм ике елга транспорт йөртүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасына хөкем итте, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев