Июль. Йолдызлар нәнсә сөйли
Июль ял итәр өчен кулай ай, ул уңай хис-кичерешләр, яңа танышулар белән тулыланачак.
(Тәтеш, 3 июль, "Тәтеш таңнары").
Кучкарлар. Йолдызлар сәламәтлеккә аеруча да игътибарлы булырга, көчегезне юкка сарыф итмәскә, бәхәсләрдән, стресс белән бәйле хәлләрдән читтә торырга киңәш итә.
Үгезбозау. Июль – матур вакыйгаларга бай ай. Яңа мөмкинлекләрне, тәэсирләрне кулдан ычкындырмас өчен, күтәренке рухта булу зарур. Әлеге тамга астындагыларның күбесен гадәти булмаган очрашулар һәм танышулар көтә.
Игезәкләр. Әһәмиятле максатларга йөз тотарга кирәк, куелган көчегез ярдәмендә бу айда аларга ирешә аласыз. Югары эшлеклелек, шәхси активлык вакыты. Эш, ял итәр, сәяхәткә барыр һәм спорт белән шөгыльләнер өчен дә яхшы ай.
Кыслалар. Июльдә үзегезнең тормышны нык үзгәртергә була. Якыннарыгызга вакыт бүлеп бирегез, аларның кайберләренә сезнең ярдәм кирәк булуы ихтимал.
Арысланнар. Катлаулы һәм киеренке вакыт, шуңа да, әгәр авырлыклар килеп чыкса, туганнарыгыз һәм дусларыгызның киңәшләрен игътибарсыз калдырмагыз. Түзем һәм илтифатлы булыгыз.
Кызлар. Үзгәрешләр, күңелле ял, кызыклы идеяләрне тормышка ашыру вакыты. Киңәш: бу айда күбрәк башкаларны тыңларга, өстәвенә әле тирә-юньдәгеләргә уй-теләкләрегез турында сөйләмәскә кирәк.
Үлчәүләр. Тыныч һәм салмак ай. Күп вакытыгыз ялда, бакчада, дачада үтәчәк. Аралашу һәм әңгәмәләр кору сәләте яңа киңлекләр үзләштерүгә йогынты ясаячак.
Чаяннар. Яхшы якка үзгәрешләр көтелә. Үзегезнең талант һәм сәләтегезгә кулланылыш таба, үзегезнең проектларны тормышка ашырырга керешә аласыз, мисалга, өегезгә ремонт ясарга.
Укчылар. Тормышка күбрәк күтәренкелек өстәгез, якты карашлы булыгыз. Бераз кыенлыклар булуга да карамастан, рухи көчегезне, иҗатыгызны, өйрәнүләрне яңарту өчен уңышлы вакыт. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү файда китерәчәк.
Кәҗәмөгезләр. Мөнәсәбәтләр кору планында уңышлы ай. Ниһаять, каршылыклар булган якын кешеләр белән уртак тел таба алачаксыз. Физик киеренкелекне киметү һәм ял итәргә вакыт бүлеп бирү киңәш ителә.
Сукоярлар. Акча янчыгындагы “байлыкка” сакчыл булыгыз, аны юкка сарыф итмәгез. Әгәр ялкауланмасагыз, ул чакта финанс хәлен ныгытырга мөмкин. Яңа танышулар ышанычлы булачак.
Балыклар. Уңышсызлыклардан курыкмаска – аеруча да үҗәт, үз дигәнеңдә нык торучан һәм үз максатларыңа ирешә алырлык булырга кирәк, шул вакытта тормышыгызда яңа бизәлешләр барлыкка килер.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев