“ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ-2022” БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ
21 майда Болгарда Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү була.
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”).
“ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ-2022” БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ
21 майда Болгарда Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү була.
9.00-11.00 – 922 елда Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе мәйданчыгында концерт программасы.
9.00-11.00 – тарихи ярда “Тарихи язмалар” мәйданчыгы.
9.00-14.00 – Археология мәктәбе территориясендә бәйрәм программасы.
9.30-10.30 – “Кече манара һәм Хан төрбәсе” комплексы территориясендә тәүбә (тәүбә догасы уку).
11.00-11.45 – Истәлек билгесе мәйданчыгында Идел буе Болгарстанында 922 елда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә “Изге Болгар җыены”н тантаналы ачу.
12.00 – Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы.
12.30-14.00 – мәйдан. Милли көрәш буенча финал көрәшләре уза.
12.30-16.00 – бәйрәм концерты программасы дәвам итә.
20.30-21.30 (башлангыч вакыт) – “Ак мәчет” комплексы территориясендә утлар балкышыннан торган шоу.
Керү өчен музей объектларының барысы да 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев