Якты булсын!
Тәтеш урамнарын яктыртуны үзгәртеп кору бара.
"Энергия" ҖЧҖның ремонт бригадасы терекөмешле иске лампаларны натрийлыга алыштыра. Энергетиклар җитәкчесе Таһир Арсланов сүзләренә караганда, сары төстәге мондый лампалар энергияне акларына караганда саклый төшәләр, яктылык бирүләре дә яхшырак һәм, әлбәттә, заманчарак та. Аларның яктырту территориясе дә күпкә зуррак - шоферлар һәм җәяүлеләр өчен тәүлекнең караңгы вакытында күрүчәнлек яхшыра төшә. Бүгенгә 40 лампа алыштырылган, ә барлыгы 92 планлаштырылган. Заманча фонарьлар да куела. Кичке якта шәһәр үзәгендә йөрергә яратучылар аларның яктырак та, матуррак та булуларына инде ышандылар. Көньяк урамындагы ветераннар йортына да яктылык "килде".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев