Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Качу” бәясе югары

26 июнь – наркотик матдәләрне явызларча куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне.

 (Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). 26 июнь – наркотик матдәләрне явызларча куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне.  

Наркотикларны тарату һәм куллануның начар икәнлеген балалар мәктәп эскәмиясеннән үк белә, ләкин, ни аяныч, бу кайберәүләрне киләчәктә уйламый эшләнгән адымнардан коткармый. Наркоманияне бүгенге көндә иң куркыныч күренешләрнең берсе дип әйтергә мөмкин. Проблемалар һәм стресслардан качарга теләгән кешеләр аның ятьмәсенә эләгә. Әмма мондый “качу”ның бәясе кирәгеннән артык зур.

Тәтешнең район суды мәгълүматлары буенча, 2017 ел нәтиҗәләренә караганда,  наркотик матдәләрне саклау, әзерләү һәм куллану белән бәйле җинаять эшләре буенча ике хөкем карары чыгарылган, 2018 ел өчен – бер, агымдагы ел өчен – бер. Әйе, бу күп түгел кебек тоелыр, ләкин уйлап эш итмәгән гамәлләрнең нәтиҗәсе өметле киләчәкне җимерә, чөнки әлеге эштә катнашучылар шактый елларга ­хөкем ителде.

Гыйнварда өч яшь кеше хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыр­ды. Аларның икесе наркотик матдәләрне законсыз саткан, сак­лаган, көнкүреш максатларыннан тыш ташыган дип саналды. Кыргый үскән үсемлекләрне җыйган, машина багажнигына салган, наркотик матдәләр әзерләгән һәм аны кулланган өчен яшьләр үзләренә әлеге гамәлләре өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк дип күз алдына да китермәгәннәрдер, мөгаен. Ир-егетләр наркотик исереклек хәлендә булган килеш берничә урлашу гамәле кылган, бу шулай ук гаепләү хөкеме чыгару өчен сәбәпче булып хезмәт итә. Алар шартлы хөкемгә тартылды. Башкарган эшләре хакында үкенәләрдер дә бәлкем, әмма вакытны кире борып булмый.
Бүген наркотик матдәләрне явызларча куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне. Ул җәмгыятьнең игътибарын наркомания проблемасына, яшьләрне начар гамәлләр эшләмәүгә, яман гадәтләргә юл куймыйча сәламәт яшәү рәвешен сайларга чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X