Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадер-хөрмәттә яшәүче Герой ана балалары белән бәхетле

“Аларның барысы да яхшы булса, миңа да тыныч”, – ди Зур Әтрәчтән Фәһимә әби Сәйфетдинова үзенең кызлары һәм уллары турында.

(Тәтеш, 9 март, «Тәтеш таңнары»). Сугыш чоры баласы бүгенге көненә шөкер итеп яши.

– Мин үзем дә зур гаи­ләдә туып-үстем, – ди Фәһимә Минһаҗ кызы. – Балачагым авыр сугыш елларына туры килде, без өлкәннәргә булыштык, шулай да зарланмадык, барысы да Җиңү хакына эшләнде. Әтинең фронттан исән-сау кайтуы безнең барыбыз өчен дә бик зур шатлык булды, аның аягы яраланган булса да, иң мөһиме – исән калган иде. 

Фәһимә Минһаҗ кызы пар канатлы булып яшәү бәхетен бик иртә югалткан – яраткан ире төзелеш эшләре вакытында 45 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булган. Берьялгызы ун бала белән калган, кечеләренә – игезәкләргә нибары 3 яшь булган. Олы кызы Фәния җиде еллыкны тәмамлагач,  гаиләгә ярдәм итәр өчен колхозга эшкә чыккан. 
Сәйфетдиновлар абзар-кура тутырып мал-туар асраган, аларны балалар үзләре дә караганнар, өйдә һәркайсы үзенә бүлеп бирелгән эшне тиешенчә башкарган. Кызлар өченче сыйныфта укыганда ук сыер саварга да өйрәнгәннәр. 

– Әни йокыдан бик иртә уяна иде, – дип сөйли кызы Сания. – Ул камыр баса һәм без торуга хуш исле түгәрәк зур күмәчләр пешеп чыккан  булыр иде. Безнең әни камыр ризыкларын бик тәмле пешерде. Аның баскан токмачлары, пироглары, кабартмаларының тәмен берни белән дә алыштырырлык түгел, ә инде үзе генә белгән ысул белән ясаган каклаган итләре телең йотарлык була иде.

Фәһимә Минһаҗ кызы һәрвакытта хезмәттә булса да, балаларына җылы, назлы сүзләр әйтергә, улларына шуклыклары өчен киңәшләрен бирергә вакыт тапкан, кызларының чәчләрен толымнарга үреп, ак бантлар тагып йөртергә яраткан.

– Балачагыбыз бәхетле үтте, – диләр буй җиткән балалары. – Без әнинең мәхәббәтен тоеп үстек, һәрчак яхшы, матур киенеп йөрдек, аннары инде олы апалар һәм абыйлар да шәһәрдән кайтканда модалы киемнәр һәм тәм-томнар белән шатландырып тордылар. Шулай да без үзебез дә хезмәтнең тәмен татып, эшләп үстек.

 Герой ана 50 яшьтән пенсиягә чыккан, әмма мәктәптә укыган балаларын тәэмин итү өчен эштән туктамаган. Улы Хәбир армиядән кайткач әнисен йорт эшләре белән генә мәшгуль булырга күндергән. Фәһимә Минһаҗ кызының балалары бүгенге көндә үз гаиләләрен корып, туган нигездән читтә яшиләр. Күп балалы ана 87 яшендә һәм бер генә көн дә ялгызы түгел, балалары һәрчак кайгырталар, өендә тәмле ризыкларның хуш исе аңкып тора, тик инде хәзер әниләренә аның балалары хөрмәт күрсәтә, тәмлүшкәләр пешереп сыйлыйлар. Зур гаиләдә Җиңү көнен икеләтә бәйрәм буларак билгеләп үтәләр, чөнки Фәһимә Минһаҗ кызының 10 майда туган көне, ата-ана йортына балалары җыела, әһәмиятле вакыйганы зурлап билгеләп үтәләр. 

– Мин балаларым, 15 оныгым, 9 оныкчыгым белән бәхетле, – ди зур гаиләнең башлыгы. – Алар минем бик бердәм, бер-берләренә ярдәм итәләр. 

Ә балалары әниләре­­нең озын-озак яшәвен тели­ләр, чөнки әни мәхәббәте теләсә кайсы яшьтә дә кирәк, хәтта без үзебез әбиләр ­булгач та.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X