Каешларны эләктерегез
546
0
0

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - районыбызның актуаль проблемаларының берсе.
Тәтеш районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре 2015 елда 2434 административ хокук бозуларны ачыклаганнар. Шул исәптән - 63 шофер автомобиль руле артына исерек килеш утырган, 548е иминлек каешларын санга сукмаган, 140ы тизлек режимын бозган. Җәяүлеләр арасында да кагыйдәләрне үтәмәүчеләр бар. 2015 елда ике җәяүле автомобиль көпчәге астына эләкте.
Узган атнада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә, юллардагы хәлләр тикшерелде. Статистика раслаганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның алда әйтеп үтелгән очраклары аварияләрнең төп сәбәпләре саналалар. Кышкы шартларда хәл аеруча киеренкеләнә: чистартылмаган юллар үтеп йөрүне катлауландыра, өстәвенә җәяүлеләр дә тизрәк эшкә, кибеткә, аптекага барып җитү өчен машина юлына чыгалар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов комиссия әгъзаларының игътибарын түбәндәге проблемага юнәлтте. Иртән шәһәр балалар бакчалары һәм мәктәпләре янында бер үк хәлне күзәтергә мөмкин: ата-аналар балаларын махсус утыргычларда, олыракларын каешлар белән эләктереп йөртүне кирәк санамыйлар (яңа ел башыннан шундый кагыйдәне бозуның 70 очрагы ачыкланган).
Аркадий Семенычев ЮХИДИ хезмәткәрләренә балалар бакчалары янында дежур торырга һәм ата-аналарны, сабыйларының иминлеге хакында уйласыннар өчен, акча белән "тәрбияләргә" тәкъдим итте. Юл буйларына ук салынган тротуарларны чистарту кебек проблема да күтәрелде. Кар этеп килүче техника ирексездән аларны күмеп китә. Коммуналь хуҗалык эшчәннәренең дә моңа чираты тиз генә җитми. Хәрәкәт иминлеге урамнарның яктыртылуына да бәйле, алар шәһәрнең юл чатларында, кибетләр янында һәм башка урыннарда җитенкерәми. Тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә яктылык кайтаргычлардан файдалану буенча кагыйдә пункты да үтәлми.
"2016-2020 елларга Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү"нең муниципаль чаралар программалары аварияләрне киметүгә юнәлтелгән.
Әгәр шоферлар һәм җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәләр, программа нинди генә яхшы һәм тәэсирле булмасын, бәладән коткарып кала алмый, бу очракта "ә бәлки"гә ышануның фаҗигагә китерүе миөмкин.
Белешмә:
2015 елда Тәтеш районы территориясендә 23 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, өчесе шуларның балалар катнашында. Нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган, 22се җәрәхәтләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 гыйнвар 2021 - 18:53Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.1800
-
22 гыйнвар 2021 - 17:06Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын яңа очрак теркәлгән Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.1800
-
22 гыйнвар 2021 - 16:13Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан прививка ясата ала.2800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:02Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хезмәт коллективлары белән очрашу башланды Бу атнада районның эчке эшләр бүлеге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары, механика заводы коллективлары белән очрашулар булды3000
-
22 гыйнвар 2021 - 13:10Тәтеш районында 2021 елга зур күләмле төзелеш эшләре планлаштырылган Төгәл ниләр икәнлеген безнең мәгълүматлар графигыннан белә аласыз.3000
-
22 гыйнвар 2021 - 12:07Чикләүләрне үтәмәгән һәм колониягә озатылган Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 42 яшьлек тәтешлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.3500
-
22 гыйнвар 2021 - 09:59Яшәү өлгесе булып торалар Байрашта үрнәк булырлык парлар бик күп, Фәттаховлар – шундыйларның берсе.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 07:512020 елда республиканың 18 районында янгыннар саны артты Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.4700
-
21 гыйнвар 2021 - 15:56Тәтешле сорый: "Минималь хезмәт хакы арткан, диләр. Аны аңлатып бирегез" Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:8300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:03“Башаккай”да искиткеч хезмәткәрләр эшли Балалар бакчасына бер яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 86 сабый йөри.6800
-
21 гыйнвар 2021 - 11:54Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды Ана капиталы сертификатын акчага әйләндерү һәм сату закон тарафыннан рөхсәт ителми.8600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:13ТАССРның атказанган табибы Евдокия Кременская бар гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган. Хезмәт юлы башлангычы сугыш елларына туры килгән.9400
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
22 гыйнвар 2021 - 05:04Шәһәр паркында быел кем тәртип урнаштыраСоциаль челтәрләрдә ел башында, кар мул яуганнан соң, шәһәрдәге үзәк парктагы сукмакларның кардан чистартылмавы турында язганнар иде.4100
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08119300
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.65900
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+