Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Калфаклар” модасы, “Түбәтәй” уены...

Алабирденең “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы Тәтештән килгән кунакларны кабул итте.

(Тәтеш, 16 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина ). Кунаклар диюебез, болар Тәтешнең Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының гүзәл затлары сабыйлар янына килде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аларны шигъри юллар белән сәламләп каршылады. 

Менә балалар бакчасы залына үтәбез. Биредә сабыйлар тәрбияче Алинә апалары Зәйнуллина җитәкчелегендә татар халкының милли киемнәреннән күргәзмә бизәгәннәр. “Мондагы борынгы әйберләрне авыл кешеләре ярдәмендә тупладык”, – диде Алинә Зәйнуллина. Ә инде балаларның әти-әниләре булышлыгында ясаган кул эшләнмәләре – бизәкле читекләр, калфаклар, үзенчәлек­ле түбәтәй һәм алъяпкычлар игътибарны аеруча да җәлеп итте. 

Чара башланып китте. Аның исеме дә күңелне җылытып, нур өсти торган – “Әбиемнең серле сандыгы”. Ул бигрәкләр дә җанлы узды. Авылның ак калфаклы уңганнары Гөлсинә Габбазова, Мәрьям Зиннәтуллина, Фәридә Гайнуллина тамаша барышында сабыйларның әбиләре булып уйнады. Алар әлеге күренештә якты хатирәләрне, борынгы тормышның көнкүрешен яңарттылар, сандыктагы һәрбер әйбернең тарихы турында сөйләделәр, ә балалар моңа ­җавап итеп, шуларга багышлап матур ­йолаларны дәвам итүләрен, аларны әлегә кадәр саклап килүләрен күрсәттеләр. Ахырдан күмәкләшеп ­“Әйлән-бәйлән” җырладылар. 

Яшь артистлар Алмаз Габбазов, Рияз Зәйнуллин, Илназ Габбазов, Нияз Зиннәтуллиннарың җырлары, Нияз Зәйнуллин белән Ралинә Шәфигуллинаның татар халык биюе, шулай ук малайларның “Түбәтәй” уены, кызларның “Калфаклар” модасы, Диләрә Нигъмәтуллина башкаруында “Читек” шигыре, Илназ Зиннәтуллинның “Туган тел” җыры илаһи соклану белән бергә рух күтәренкелеге дә өстәде. Менә кайда алар сәләт ияләре, киләчәкнең якты өмете! “Миләшкәй”дә тәрбия­ләнүче бер сабыйның әнисе Гөлнара Габбазова камзул бизәү буенча мас­тер-класс уздырды. Монда инде беркем дә битараф кала алмады, уңган хуҗабикәнең куллары-кулга йокмый, сөбханалла, һәр бизәлеш үзенең матурлыгы белән таң калдыра. 

“Чараны үткәргәндә балалар бакчасы мөдире Фирая Шәйхетдинова, кече тәрбияче Рузилә Габбазова нык ярдәм итте, аш пешерүчебез Нурзалия Нигъмәтуллина тәмле ризыклар әзерләп сыйлады. Тәтештән килгән “аккалфаклар”  уенчыклар  бүләк иттеләр. Моңа балалар бик сөенде, рәхмәт әйттеләр, шулай ук без дә аларга чиксез хөрмәтебезне белдерәбез”, – диделәр ­балалар бакчасы хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев