Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Камера объективы аша ерактан күренә

    ЮХИДИ безнең редакция белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча рейд үткәрде.

    Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 143 очрагы ачыкланган, нигездә болар - иминлек каешларын эләктермәү, укылмаслык дәүләт номерлары, билгеләнгән нормаларга туры килми торган караңгылатылган пыялалар, балаларны махсус җайланмалардан башка йөртү. Дүрт шофер транспорт белән исерек килеш идарә иткән.
    Рейд максатларының берсе административ штрафларны түләүдән явызларча баш тарткан шоферларны ачыклау.

    Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең участок инс­пекторы Евгений Чалышев белән без шәһәрнең машиналар күп йөри торган үзәк урамнарын әйләнеп чык­тык. Беренче очрак үзен озак көттермәде - шофер җәяүле кичүендә мәктәп баласына юл бирмәде. Әмма җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Светофорның яшел утына таба баручы машиналар булуга карамастан, җәяүлеләр дә, бозлавыкта транспорт белән идарә итүнең авырлыгы турында уйламыйча, сары яки кызыл утка юл аркылы чыгарга тырышалар.
    ЮХИДИ хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучыларны камерага төшерүләрен күпләр сизгәннәрдер. Объектив аша шоферның каешын эләктергәнлеге яки аны ян-яктан ашыгып эзли башлавы, юлга игътибарны киметеп, ерактан ук күренә икән. Мондый очраклар да күп, руль артында утыручылар, юл-пост хезмәте машинасының кызыллы-зәңгәрле утын күрүгә, тизлекне киметәләр.

    Бу көнне төзек булмаган транспортта йөрүчеләр дә эләктеләр, укып булмый торган дәүләт номерлары өчен штраф алучылар да булды. Рейд барышында барлыгы, хәзер ул атна саен үткәреләчәк, җиде кагыйдә бозу ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Фаризов хәбәр иткәнчә, безнең районда 48 кешенең бурычы 10 мең сумнан арткан. Иң зур бурычлы - 60 мең сум - Олы Тарханда яшәүче, Тәтештән берәү 33 мең сум җыйган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: