Камераларны яңа кагыйдәләр буенча урнаштырырга
Тәтеш районы прокуратурасы РФ законындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

– РФ Хөкүмәте карары белән 2024 елның 1 сентябреннән автомобиль юлларында һәм урам-юл челтәрендә кулланыла торган стационар теркәү җайланмаларын, күчмә теркәү җайланмаларын яки мобиль теркәү җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләре билгеләнде. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларга шундый җайланмалар урнаштырылган урыннар турында мәҗбүри мәгълүмат бирү таләпләрен, стационар һәм күчмә видеокамераларны урнаштыру урыннарын билгеләп кую таләпләрен үз эченә ала. Мисалга, мондыйларга һәлакәт китереп чыгару куркынычындагы юл участоклары, җәяүлеләр кичүләре, юл чатлары, транспорт кую яки тукталыш ясау тыелган урыннар, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә контроль (күзәтчелек) башкарганда билгеләнә торган башка урыннар керә, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Юл хәрәкәтендә катнашучылар хәбәрдар булсын өчен, юл видеокамералары урнаштырылган урыннар һәм алар тарафыннан теркәлгән хокук бозу төрләре турындагы мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырып чыгару каралган. Җайланма билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән очракта, аны хокук бозуларны теркәү өчен кулланырга ярамый, ә мондый җайланма ярдәмендә алынган мәгълүматларны административ җаваплылыкка тарту максатларында файдалану рөхсәт ителми.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев