Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Канатлы пехотаның игелекле гамәле

Быел Россия Федерациясенең Һава десанты гаскәрләре оешкан көнгә 90 ел тулды.

(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары").  Район гәҗите хәбәрчеләре бәйрәм мизгелләрен Тәтеш десантчылары белән бергә уздырды һәм аларның әлеге көнне ничек билгеләп үтүләрен үз күзләре белән күреп кайтты.

Тантана шәһәр үзәгендә Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган митингтан башланды. Быел анда утыз кеше катнашты. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов десант гаскәрләре ветераннарын котлады. 

“Һава десанты гаскәр­лә­ренең данлы тарихы туксан ел элек башланган. Десантчылар шушы барлык еллар эчендә алдынгы сызыктагы, теләсә нинди хәрби бурычларны хәл итәргә сәләтле солдатлар булып торалар”, – диде ул.

Дан обелискына гирляндалар салу, Мәңгелек утка чәчәкләр кую, якты дөньядан киткән хезмәттәшләрен искә алып Бер минут тынлык игълан итү, һәм без шәһәр урамнары буйлап машиналар йөрешенә кузгалабыз. 

“Бездән башка беркем” дип язылган зәңгәрле-яшелле әләмнәр җилдә тирбәлә, һәм ничектер сиздермәстән генә үзеңне десантчыларның зур, тату гаиләсенең бер өлеше итеп тоя башлыйсың.

Җиде бала тәрбияләүче Яны­шевлар гаиләсенә юл тотабыз. “Тиздән яңа уку елы җитә, шуңа күрә аларга рюкзаклар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алырга булдык”, – дип аңлата районның һава десанты гаскәрләре  ветераннары оешмасы рәисе Алексей Ананьев. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, гадәттә, Тәтеш десантчылары үзләренең бәйрәмендә бүләкләр белән Урюмдагы “Карлыгач” сәламәтләндерү-белем бирү балалар лагеренә бара иде, ләкин август башында анда быел тәрбияләнүчеләр юк. Янышевлар гаиләсе кунаклар килүгә шат, күп балалы ана канатлы пехотага шундый көтелмәгән һәм шундый кирәкле ярдәмнәре өчен ихлас­тан рәхмәт белдерә.

Тагын бер маршрут ноктасы – Кама Тамагы районының Сөйки авылы. Биредә Поздняковлар гаиләсе яши, аларның йортларында янгын чыгып барысын да юкка чыгарган. Ир белән хатын һәм аларның ике кечкенә кызлары матди ярдәмгә мохтаҗ. 

Авылга кергәндә безне җир­лек башлыгы Василий Никитин каршылый. “Игелек­ле гамәл белән килгәнегез өчен рәхмәт сезгә”, – дип мөрә­җәгать итә ул һава десанты гаскәрләре ветераннарына. Десантчылар төркеменең килүе Поздняковларның үзләрен барыннан да күбрәк гаҗәпкә калдырды. Шундый авыр хәлдә калган гаилә өчен рухи һәм матди ярдәм ничек мөһим икәнлеген әйтеп тору кирәкме икән? Башкарылган бурычны үтәп, якты хисләр белән өйгә кайтабыз. Россия Һава гаскәрләренең юбилей көне безнең һәм десантчыларыбыз өчен менә шундый игелек­ле гамәлләр көне булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев