Кандидатны сайлаганда, үз сәламәтлегеңне дә кайгыртырга була
Тәтешлеләр гриппка каршы прививканы кайбер сайлау участокларында ясата алалар.
(Тәтеш, 18 сентябрь, Тәтеш таңнары).
Тәтешлеләр гриппка каршы прививканы кайбер сайлау участокларында ясата алалар. Без РКҮ бинасында урнашкан сайлау участогында булдык, анда вакцинация пункты оештырылган.
- Узган ел биредә сайлауларда эшләдем, вакциналаштырырга теләүчеләр прививка ясарга тәкъдим итте, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Ирина Белякова. - Быел да теләүчеләр булуы күңелле, кешеләрнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртулары яхшы, чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев