Картлык шатлык булганда

Шәһәр буасы яныннан узганда эскәмиядә утыручы яки күпердә ял итеп йөрүче олы яшьтәге хатынны күрәм. Көзге кояшлы көннәрнең берсендә аның белән танышырга уйлап янына килдем. Ул сүзгә юмарт булып чыкты, үзен Александра Михайловна Умнова дип таныштырды.
Тумышы белән - Ульян өлкәсеннән һәм бишенче ел Тәтештә яши икән. "Соңгы вакытларда сәламәтлегем азрак сынатты әле, аякларымның йөрисе килми. Минем өчен борчылып, киявем белән кызым шәһәргә күчеп килергә үгетләделәр", - диде ул.
Сөйләшә торгач, тиздән аңа 85 яшь тулачагын белдем. Авыр сугыш елларын, шуның аркасында бары 2 сыйныф кына укып калуын, олылардан калышмаска тырышып эшләүләрен һәм озак көтелгән Җиңү килгәннән соң җимерелгән хуҗалыкны торгызуларын хәтерли. "Гомерем буе колхозда эшләдем, грамоталар, рәхмәтләр, санаторийларга юлламалар алдым. Ул чакта колхозлар гөрләп тордылар, кешеләр дә күп иде", - дип, яшьлеген искә төшерүдән тавышы да ачылып китте аның.
Александра Михайловна, теләсә нинди һава шартларында, көн саен шәһәр буасы янында йөрүе, аның тирә-ягының төзекләндерелүенә сөенүе, тирә-якны күзәтеп, кешеләргә карап эскәмиядә утырырга яратуы турында сөйләде. Яңа өйләнешүчеләрнең "Мәхәббәт агачына" элгән йозакларын санавы да кызыклы икән аңа. "Өстәлә тора бит, - ди ул яктырып китеп, - димәк, тиздән биредә нәни тәтешлеләр белән яшь әниләр үзләре дә ял итеп йөрерләр".
Хезмәт ветераны авылда калган йортын сагына һәм шулай да: "Җәннәттәге кебек яшим", - дип туктаусыз кабатлый. Якыннарының ихлас кайгыртучанлыгын һәм хөрмәтен тойган ана аларга бик тә рәхмәтле.
"Әй, оныта язганмын бит", - диде кинәт, борчылып. Ул яши торган Гагарин микрорайонындагы өлкәннәрне Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә очрашуга чакырганнар булып чыкты. Юл уңаенда Александра Михайловна былтыр шунда баруын һәм аңа ошавын әйтте. "Безгә, картларга зур хөрмәт күрсәттеләр. Мул итеп бәйрәм өстәле көйләгәннәр иде, район башлыгы безнең белән гади генә аралашты, планнар, шәһәрдә тагын нәрсәләр булырга тиешлеге хакында сөйләде, балалар концерт күрсәттеләр. Пенсионерлар үзләре дә җырладылар, ә кайберләре биеделәр дә, соңыннан бүләкләр тараттылар. Мондый очрашулар безгә бик кирәк, оештыручыларның барсына да рәхмәт", - диде ул җылы итеп.
Тыкрыкта хушлашканда: "Кая барырга әле? Инде оныттым да", - дип сорады. "Алга таба барыгыз, анда сезне балалар каршы алырлар", - дип җавап бирдем һәм карашым белән аны озатып: "Бөтен көннәрегез якты һәм якыннарыгызның яратуы белән дәвам итсен", дип теләп калдым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 13:02Матур бүләк алдык Һөнәри бәйрәмебез көнендә без Чибәркүл шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нурислам абый Айбулатовтан матур бүләк алдык.6200
-
30 июнь 2022 - 12:05Юл Һәлакәте кимегән Район полициясендә агымдагы елның узган биш аенда юлларда килеп чыккан фаҗигаләргә йомгак ясадылар.6000
-
30 июнь 2022 - 10:09Жилой комплекс «Алтын Яр»: Жизнь в атмосфере уюта (Тәтеш, 30 июнь, “Тәтеш таңнары”).6300
-
30 июнь 2022 - 09:57Автоматизация агробизнеса: как это происходит 39 хозяйств из 10 районов Татарстана уже успешно прошли курс повышения квалификации «Цифровая трансформация в АПК», прохождение которого необходимо для участия в программе.5600
-
30 июнь 2022 - 06:21Яшь йөзүчеләр кабат җиңү яулады Станислав Строкин ике алтын медаль яулады.7500
-
29 июнь 2022 - 16:33"Китап" радиосыннан грандиоз тур “КИТАП” радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән #АВТОМАРАФОН оештырып, Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте!9900
-
29 июнь 2022 - 16:31Республикада җиңел машина эвакуаторга килеп бәрелгән Юл һәлакәте Татарстанның Тукай районында булган.9100
-
29 июнь 2022 - 14:18Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергэ кирәкми.9900
-
29 июнь 2022 - 12:07Коткаручылар, программистлар һәм укытучылар диплом алдылар Узган атнада район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды, анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.10100
-
29 июнь 2022 - 10:03Бөтен авылга белем биргән Келәш авылы китапханәчесе Гөлфинә Әмерханова хезмәт ветераны, педагог Екатерина Тарасова (Козлова) турында сөйләде11000
-
29 июнь 2022 - 08:00Яңа тормышка башлангыч Тәтеш районы мәктәпләренең 103 укучысы өчен узган атнада чыгарылыш кичәсе булды.12300
-
29 июнь 2022 - 07:08Җиңел атлетчыларның җиңүле сәгате Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре биш беренче урынны, җиде икенче урынны һәм өч өченче урынны алдылар.10600
-
7 июнь 2022 - 09:03Тәтештә Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган разведчигы Андрей Соколовский белән хушлаштылар
-
29 июнь 2022 - 06:05“Валда шинясь” – кояш бәйрәме“Валда шинясь” мордва мәдәниятенең фольклор бәйрәмен күрер өчен Килдеш авылына ел саен берничә йөзләп кеше килә.11700
-
11 июнь 2022 - 09:21Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Сабан туен уздыру уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә Татарстанда Сабан туе уздыралар.62200
-
11 июнь 2022 - 08:19Айтишниклар армиядә хезмәт итүдән кичектерелә ала Җавап бирә Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.59100
-
12 июнь 2022 - 12:08Юрий Долгов: Миңа ул газета яздырырга кушты 2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.58700
-
2 июнь 2022 - 13:371 июнендә өч мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары ачылды Хезмәт һәм ял лагерьлары программалары хезмәтнең ял итү чаралары белән гармонияле яраштырырлык итеп эшләнде.55200
-
11 июнь 2022 - 06:22Бакырчы авылында өмә уздырганнар Авыл җирлеге активы коймаларны матурлап буяды.55000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика