Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каш кизләве – авыл яме

Келәш уртасында кызлар кашына охшаган калкулык бар: аның түбәнлегендә Каш кизләве челтереп ага.

(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары"). Чишмәгә ничә яшь булганлыгы, аңа кем исем кушканлыгы турындагы мәгълүматлар юк. 

Авыл кешеләренең берничә буынын ул үзенең шифалы суы белән туендырып торганлыгы билгеле. Су үткәргеч барлыкка кил­гәч, чишмә суына их­тыяҗ кимегән, әмма Каш кизләве кешеләр өчен изге урын булып кала биргән.

“Кайбер чыганакларда Келәшнең 1560 елда оешканлыгы хакында мәгълүмат бар. Борынгы ышануларга караганда, аның территориясе буйлап Гун сугышы узган. Калкулыктагы тау битендә шактый кеше һәлак булган, күп кан коелган. Һәм менә нәкъ шул чакта чишмә бәреп чыккан да инде”, – дип сөйли Келәш авылының әйдәп баручы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова. 

Җирлектә яшәүчеләр әйтүенчә, чишмә суы шифалы, әгәр дә кү­ңе­леңә авыр чакларда аның янына килсәң, сагышларың юып алгандай була икән.

Берничә ел элек Ркоя әби Хисамиева чишмәне төзекләндерү башлангычы белән чыккан. Кизләү авылда яшәүчеләр һәм иганәчеләр ярдәмендә матурлыкка төренгән, ә аны ачу Келәш өчен зур вакыйга сыман булган. Каш кизләве янында ел саен Чишмә бәйрәме, Корбан бәйрәме уза, зур казаннарда шурпа, пылау пешерелә, мул табыннар корыла, концертлар һәм театральләштерелгән күренешләр күрсәтелә.

  фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X