Кәшифә Сафиуллина: Нинди генә үсенте отсам да, шат булачакмын
Икенче яртыеллыкка язылуны рәсмиләштердем.
Кәшифә Сафиуллина:
– Үземне белгәннән бирле, район гәҗите һәрвакыт безнең өйдә булды. Әти-әниләр әле “Авангард” ны да яздырганнар, ул вакытта ул башкача атала иде. Мин педагоглар династиясеннән, ирем, шулай ук аның әтисе дә укытучылар булган. Ярты гасыр дәвамында мин Льяшев, Нармонка, Алабирде мәктәпләрендә һәм Тәтеш шәһәрендә биология һәм химия фәнен укыттым, күп кешеләрне беләм. Хезмәттәшләремнең уңышлары, аларның укучыларының казанышлары турында уку бик күңелле. Шулай ук “Авангард” та төрле мәгълүмат күп, пенсионерлар өчен дә файдалы хәбәрләр табыла. Мин шулай ук “Тәтеш таңнары” гаҗите сайтын да, социаль челтәрләрдәге төркемнәрне дә карыйм. Миңа барысы да кызык. Лаеклы ялда мин нәфис һәм фәнни әдәбиятны уку гадәтен ташламадым. Икенче яртыеллыкка язылуны рәсмиләштердем, беренче тапкыр розыгрышка квитанция тәкъдим иттем. Бакчада кишер, алма агачы үсә, әгәр тагын берәр үсенте отсам, барысына да шат булачакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев