Катнашыгыз һәм сертификат отыгыз
Безнең “Тәтеш таңнары” сайтында Тәтеш шәһәренең 240 еллык юбилее уңаеннан “Мин биредә яшим, һәм бу як миңа кадерле” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе уздырыла.
Бәйгедә Тәтеш шәһәрендә һәм районында яшәүчеләр катнаша ала. Шәһәребездәге яраткан урында төшкән фотогызны кыска шәрехләмә белән avangard@tatmedia.com электрон почтасына җибәрегез яки бәйге эшләрен сайт аша юллагыз (моның өчен “Яңа катнашучыны тәкъдим итү” төймәсен кулланыгыз).
Конкурсның өч җиңүчесен бәйгене оештыручылар – “Авангард” гәҗите һәм “ТИМ СТРОЙ” ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Матвеевтан призлар: шәһәрдәге кибетләрнең берсеннән товарлар сатып алу өчен бүләк сертификатлары көтә: 1нче урынга – 1200 сумга сертификат; 2нче урынга – 800 сумлык сертификат, 3нче урынга – 500 сум.
Фотоэшләр 2021 елның 16 апреленә кадәр кабул ителә.
Шушы кодны сканерлагыз һәм бәйге шартларын укыгыз, бер уңайдан безнең сайттан бәйгегә килеп ирешкән фоторәсемнәрне дә турыдан-туры карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев