Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кайда татулык, шунда иминлек

Тәтешле Ермиловлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр.

(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотосы). Ир белән хатын Толстой урамындагы җыйнак, пөхтә йортта яши, аның өйалды бакчасына койма артындагы пешкән кура җиләкләре салынып төшкән, аларның һәркайсына күңелләрне ымсындырып кояш нурлары сибелә. Челтәрле ап-ак эскәтер ябылган өстәл янында ашыкмыйча гына гамьле әңгәмә корабыз. Яктылыкка күмелгән бүлмәдәге үзәк урынны китапханә алып тора.

Ярты гасыр бергә гомер кичерү, иңгә-иң куеп яшәү – бик азларга гына насыйп. Ир белән хатын үзләренең танышкан вакытларын җылылык һәм наз белән искә алганда икесенең дә күзләрендә әле хәзер дә очкыннар кабына. Хәтер элекке күренешләрне саклый – Ленин бакчасында такта түшәлгән җәйге бию мәйданчыгы, фонарь яктысы һәм музыка. “Минем исемем Костя”, – дип таныштыра үзе белән яшь егет. “Мин – Любовь”, – дип җавап бирә кыз. Константин аны Пролетар урамындагы фатирдә яшәгән йортка кадәр озата бара. Ә бер елдан соң ул Любовьны үз йортларына алып кайта. “Озакламый туй да ясадык. Кызларыбыз үсә башлагач, йорт төзергә булдык”, – дип искә төшерәләр алар үзләренең гаилә тормышы тарихын шатлык һәм җылылык белән. “Каенанам белән 17 ел бергә яшәдек, ярдәме һәм зирәк киңәшләре өчен аңа рәхмәтлемен”, – ди Любовь Васильевна.

Алар бергә яшәгән елларында бер-берләрен барлык башлангычларда хуплыйлар, һәм ирешелгәннәре, горурланырлык гамәлләре – боларның барысы да нәкъ тә менә әлеге хуплау, тырышлык, хезмәт ярдәмендә барлыкка килгән. Тотрык­лылык – шулай ук үрнәккә алыр­лык сыйфат. Константин Федорович җылылык челтәрләрендә 44 ел шофер булып эшли (бары тик оешма  исемен үзгәртә), Любовь Васильевна 1965 елдан 1997 елга кадәр тегү ательесында өс киемнәре тегү буенча мастер булып хезмәт куя, ә ул таркалганнан соң – район администрациясендә каравыл хезмәтендә.

Ермиловларда уңайлы һәм рәхәт, һәрвакытта көтеп, һәрвакытта ишетеп һәм ярдәм итеп торучы кешеләр булган урын. Зур хәрефләр белән әйтелә торган Гаилә сүзен үз тормыш­ларында төп казаныш дип саныйлар. Бу иркен йорт, бу балаларның казанышлары, оныкларның җиңүләре, яратканыңның кочагы, кунакчыллык, тынычлык һәм киләчәккә ышаныч.
Бер-береңне хөрмәт итү һәм кадерләү – әлеге парның гаилә бәхете рецепты менә шул. Озак еллардан соң янәшәгездә үзегезнең бер өлешегезгә әверелгән кеше булуы – бу ничек мөһим.  

“Гаиләдәге яхшы мөнәсәбәт бер-береңә карата ихтирамлы булу аркасында саклана”, – дип билгеләп үтә Константин Федорович. “Капка төбендә басып торганда бөтен егетләр дә әйбәт, ә тормышта бөтенләй башкача. Гаилә корганда асылда ике чит кеше үзләренең холыклары, гадәтләре белән очраша, шуңа да бер-береңне аңлый һәм тыңлый белергә кирәк. Җайлашырга, – ди йорт хуҗабикәсе. – Без һәрвакытта тату яшәдек һәм балаларда да сабый чактан ук мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара файдалы булу кебек шундый мөһим хисләрне тәрбияләргә тырыштык”.

Халыкта кайда татулык, шунда иминлек дип әйтәләр. Балалары – ике кызы үзләренең ата-аналары, дүрт оныклары – әбиләре һәм бабалары белән горурланалар, ә Константин Федорович һәм Любовь Васильевна, үз чиратларында, – балалары һәм оныклары белән. “Хәзер үзебез хакында түгел, алар турында уйлыйбыз, туганнарның барысы да яхшы икән, безнең дә күңел тыныч, – ди ир белән хатын. – Әле тагын барлык туган көннәр һәм бәйрәмнәрдә без һәрвакытта бергә булуыбызга сөенәбез”.

Ермиловлар йортында җанга тыныч һәм уңайлы, гади һәм җиңел. Гамьле аралашу белән вакыт узганы сизелми дә калды. Ир белән хатынның хис-тойгылары: алар тарафыннан гомер буе сакланган мәхәббәт, тугрылык чынлап та гаять зур мактау һәм ихтирамга лаек.

 26 июльдә, Константин Федорович һәм Любовь Васильевна Ермиловларны районның ЗАГС бүлегендә хөрмәтләделәр. Аларны райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләп изге теләкләрен ирештерде һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән тәбрик­ләү открыткасы, чәчәкләр, истәлек­ле бүләк тапшырды.

“Сезнең тигезлектә озын-озак гомер кичерүегезне телим, – диде районның ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова. – Сез гаилә кыйммәтләрен саклауда үрнәк булып торасыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев