Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кайгы һәм хәтер көне, 22 июнь, тәтешлеләр йөрәгендә тирән әрнү булып саклана

    Иң коточкыч һәм канкойгыч сугыш башлануга җитмеш биш ел үткән. Ул вакытта, 1941 елның 22 июнендә иртә белән һәркем изрәп йоклаганда немец илбасарлары Советлар Союзы территориясенә бәреп керәләр.

    Безнең районда сугыш җиле кагылмый калган бер генә гаилә дә юктыр. Шуңа күрә дә, гадәттәгечә, әлеге сугышта гомерләре өзелгәннәрне искә алу өчен Дан Мемориалы каршына бу көнне өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов "әйтеп бетергесез югалтулар аша Җиңү яулаган" солдатларны һәм тыл эшчәннәрен искә алып, рәхмәт сүзләре белдерде.
    "Унике меңнән күбрәк тәтешле озакка сузылган дүрт елда Ватанны сак­лады. Алар яу кырларында кыюлыкларын һәм каһарманлыкларын күрсәттеләр. Якташларыбызның күбесе орден һәм медальләр белән бүләкләнгән", - дип билгеләп үтте ул.
    "Бу көн минем өчен әрнү, өмет, батыр­лык буларак сеңеп калган. Ул күптән инде илебез тарихының бер өлешенә әйләнде", - диде митингта катнашучы Ольга Андрианова.
    Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган "Солдатларның язмышы" дигән фотокүргәзмә белән һәркем таныша алды.
    "Хәтер шәме" акциясе көннең иң киеренке мизгелләренең берсе булды, ул агымдагы елда бөтен ил буенча уздырылды. "Батырлык" спорт-пат­рио­тик клубында тәрбияләнүчеләр һәм үтеп йөрүчеләр Ватанны саклау­чыларга рәхмәт билгесе йөзеннән кич белән Дан Мемориалы каршында шәмнәр кабыздылар.
    "Мондый чаралар беренче чиратта яшь буынга кирәк, алар бабалары һәм якыннары каршында түләп бетерә алмаслык бурычлы булулары хакында онытмасыннар иде, аларның батыр­лыгы бәрабәренә без тынычлыкта яшибез", - ди 1нче урта мәктәп укучысы Эдуарда Гыйльманова.
    Бөек шагыйрь Александр Пушкин шигырендә мондый сүзләр бар: "Бабаларның даны белән горурланырга мөмкин генә түгел, ә тиешбез дә". Бу хәзерге вакытта да көнүзәк. Җир йөзендәге тынычлык хакына үз гомерләре белән түләүчеләрнең даны белән горурланыр өчен, аларның бөек батырлыкларын хөрмәт итәргә һәм хәтерләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: