Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз өмәсе: бу юлы ул Байрашта булды

Байраш авылында яшәүче Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповларның йорт хуҗалыгында кош-кортларны шактый күп асрыйлар дияргә мөмкин.

(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары). “Өмә үткәрүне алдан ук ниятләп тормаган да идем. Иртә белән тиз генә уйлап алдым да, күршедә яшәүче хатын-кызларны, туганнарны, дусларны чакырдым. Егерме биш каз, егерме биш үрдәкне көн буенча “эх” та итми эшкәртеп тә куйдык. Алданрак илле тугыз бройлерны үзем генә йолыккан идем. Бу юлы күмәкләшеп булгач, бик күңелле узды. Эшләдек тә, шул арада җырлашып та алдык. Авылдашыбыз Рәмис Фәттахов гармунын күтәреп килеп җитте. Аңа кушылып татар халык көйләрен җырлый-җыр­лый күңелләр тагын да рухланып китте, – ди аралашканда Тәнзилә Йосыпова. – Өмәгә килгән Миләүшә Гайфуллина, Гөлирам Сафиуллина, Рәмзия Мәүлетшина, Әлфия Гыймранова, Рәшидә Рәхмәтуллина казларны чиста итеп йолкып, эч-башларына кадәр пешекләделәр. Көлешә-көлешә чөкердәшеп, кемдер тәпиләрен, кемдер башларын, кемдер канатларын эшкәртте, хәтта арыганлыкны да тоймадык”. 

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, сугымны ире Тәүфыйк абый башкарган, ә инде уллары Булат калган эшләрдә аларның уң кулы булган. 

“Кич белән тагын бергә җыелыштык, бер каздан токмачлап аш пешердем. Кызларны нигъмәт тулы табында яхшы итеп сыйладым”, – диде Тәнзилә ханым һәм үзенең каз как­лау серләре белән дә уртаклашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев