Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз өмәсе җиңү китерде

Келәш авылында яшәүче Луиза Тимерхан кызы Нәбиуллина Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең “Каз өмәсенә багышланган видеоматериаллар, җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр” номинациясендә 1нче урынга лаек булды һәм Диплом, кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.

(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Гөлчәчәк Галимова фотосы). Келәш авылында яшәүче Луиза Тимерхан кызы Нәбиуллина Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең “Каз өмәсенә багышланган видеоматериаллар, җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр” номинациясендә 1нче урынга лаек булды һәм Диплом, кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.

Луиза Нәбиуллина Келәштә узган “Каз өмәсе”  бәйрәмендә үзе иҗат иткән мөнәҗәтне укыган видеоязма белән катнашкан. Бу күркәм йола Тәтеш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова инициативасы белән оештырылган һәм аның тарафыннан иганә ярдәме күрсәтелгән. 

– Әлеге фестивальдә-бәйгедә районыбыз авылларындагы “Ак калфак” җитәкчеләре дә үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр, – ди Рима Гомәр кызы. – Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова, Келәштән Гөлчәчәк Галимова, Зур Әтрәчтән Алсинә Фәйзуллина аеруча да актив булдылар һәм фестиваль барышында аларга да мактау сүзләре әйтелде. Бу районыбыз аккалфаклыларының тырыш хезмәтен республика күләмендә дә югары бәялиләр дигән сүз. Моңа чын күңелдән сөенәбез һәм татар халкының борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне чагылдырган чаралары дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз. 

Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова әйтүенчә, “Каз өмәсе” фестивален Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән. 
– Күңелле очрашуда язучылар, шагыйрьләр, мәртәбәле шәхесләр һәм татар конгрессы, рес­публикабызның төрле почмакларыннан җыелган “Ак калфак” оешмасы вәкилләре катнашты. Авылдашыбыз Луиза апаның фестивальдә җиңүгә ирешүе икеләтә шатлык булды, – диде Казанга фестивальгә барган Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ­Галимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев