Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан Яңа ел сәяхәтләре өчен Россиянең популяр шәһәрләре исемлегенә керде

Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар уртача алганда 3,4 төнгә тоткарланырга ниятли.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Яңа ел сәяхәтләре өчен Россиянең популяр шәһәрләре рейтингында 3нче урынны алды. Тикшеренүне Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау сервисы үткәрде.

Беренче урында - Санкт-Петербург, икенче урында - Мәскәү. Топ-5кә шулай ук Петрозаводск һәм Суздаль кергән.

Рейтинг төзегәндә, белгечләр 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге вакыт аралыгында түләнгән торак броньларына нигезләнгән. Гадәттә туристлар бу вакытта сәфәрләрне 2-3 төнгә броньлый һәм моңа тәүлегенә 1,6 меңнән 16,3 мең сумга кадәр акча тота. Калининградта яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү иң арзаны, Петрозаводскида иң кыйммәтлесе булачак.

Татарстан башкаласында туристлар уртача алганда 3,4 төнгә тоткарланачак. Иң озагы сәяхәтчеләр Санкт - Петербургта һәм Карелиядә булачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196579/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев