Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар
Ир-атның шәхесен полиция ачыклаячак.
Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Бүген ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 6.00 сәгать тирәсендә Идел елгасында кеше булырга мөмкинлеге турында хәбәр килде.
Һәлакәт урынына килгән коткаручылар ярдан 500 метр ераклыкта, камышлар арасында ир-ат мәетен тапкан. Ул өске киемнәрдән, шулай ук резин итек һәм коткару жилеты кигән булган.
Ир-атка 60 яшь чамасы. Мәетне ярга чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар. Ир-атның шәхесен ачыклыйлар.
фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев