Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда егет белән кызны бар каравылчысы кыйнавы турында мәгълүматны тикшерәләр

Ике егет һәм бер кыз «Руки вверх» бары каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Ике егет һәм бер кыз «Руки вверх» бары каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән полициягә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанда бар каравылчыларының яшь парны кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл 25 октябрьдә булган. Видеосы исә (анда каравылчы «Руки вверх» бары каршында урамда бер егетне тәпәч белән кыйный) социаль челтәрдәге Казан паблигында чыкты.

«Җомга көнне туганымның туена барган идем. Кафеда утырганнан соң яшьләр Бауман урамындагы бер клубка юл тотты. Әмма күңел ачасы урынга сугышчылар клубына эләктеләр һәм нәтиҗәдә яшь пар беренче кичен «Япеев» полиция бүлегендә үткәрергә мәҗбүр булды. Алар төрле тән җәрәхәтләре алган, шаһитның теш казнасын һәм борынын сындырганнар», - дип язган видео авторы.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 26 октябрьдә ике егет һәм бер кыз үзләрен кыйнаган бар каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән гариза язган.

фото: скриншот видео из соцсетей


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196108/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X