Казанда исерек таксист 90 яшьлек хатын-кызны таптаткан
Бүген иртән Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында өлкән яшьтәге хатынны машина таптаткан.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Рено» чит ил машинасы белән идарә иткән исерек йөртүче 90 яшьлек хатын-кызны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында чит ил машинасы белән идарә иткән ир-ат светофорның кызыл төсенә туктамыйча, юл аша чыгып баручы өлкән яшьтәге хатынны таптаткан.
Фото: скриншот видео из соцсетей
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев