Көч – команданың бердәмлегендә
Тәтештә “Коткаручылар эше” компетенциясе буенча Ворлдскиллсның “Яшь һөнәр ияләре” Төбәк чемпионаты узды.
(Тәтеш, 21 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Мәдинә Ибәтуллина, Наталия Фролагина фотосы).Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең компетенцияләр махсус үзәгендә һөнәре буенча иң яхшылар исеме өчен 11 команда ярышты. Алар арасында – Казан, ТР Кама Тамагы районы мәктәпләре укучылары, Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәге һәм кадет мәктәп-интернаты шәкертләре бар иде. Пермьнән килгән студентларның җыелма командасы зачеттан тыш ярышты. Үсмерләр ярышында беренче тапкыр бары тик мәктәп укучылары гына катнашты.
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр урынбасары Николай Суржко чемпионатны ачуда катнашучыларга сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте: “Эшче һөнәрләр чемпионаты – һөнәри үсеш һәм алгарыш мөмкинлеге бирә”.
Белгечлекләре буенча иң яхшылар өч көн дәвамында билгеләнде. Студентлар-коткаручылар альпинизм һәм тиешле җайланмалар белән эшләү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, асылмалы кичү юлы оештыру, йөрәк-үпкә реанимацияләре биремнәрен үтәү, янучан сыеклыкларны сүндерү, “җимереклекләр” булганда гадәттән тыш хәлләр зонасында авария-коткару эшләрен үткәрү буенча гамәли күнекмәләрне күрсәтте. Командалар – катнашучылар яхшы әзерлекле булуларын, югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәтте.
Бәйге биремнәре катнашучыларның ныклыгын, һөнәри осталыгын гына тикшереп калмыйча – нәтиҗәләрне экспертлар, хөкемдарлар да бәяләде. Ярыш барышын катнашучылар үзләре дә, укытучылар, студентларның туганнары, шәһәр мәктәпләре укучылары арасындагы тамашачылар да дулкынланып күзәтте.
“Ярышлар уздыруда волонтерлар, көллиятнең барлык бүлек студентлары, зур ярдәм күрсәтте. Егет-кызлар ашханәдә булыштылар, чисталыкны тәртиптә тоттылар, фоторәсемгә төшерделәр, Чемпионат кунакларына ял сәгатьләре оештырдылар”, – дип уртаклашты көллият педагоглары.
Чемпионатта катнашучылар берберсе белән таныштылар, аралаштылар, элемтәгә керү мәгълүматларын алыштылар, шәһәр һәм музейлар буйлап экскурсия ясап, Тәтешне үзләре өчен кызыксынып ачтылар. Пермьнән килгән команда вәкиле, “Россия Ворлдскиллс” берлегенең сертификацияле эксперты Ольга Драманова чараның яхшы оештырылганлыгын билгеләп үтеп, болай диде: “Төрле төбәкләрдәге вәкилләрнең бер-берләренә кунакка йөрүе – бу тәҗрибә, үзара эшләү һәм дуслык!”
Тантаналы тезелү һәм ярышны ябу кысаларында нәтиҗә ясау өченче көннең финал ноктасы булды. Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендәге курсантлар-яшь профессионаллар үзләренең югары әзерлек һәм осталык дәрәҗәсен раслап, чемпионатта алтын яуладылар. Яшүсмерләр арасында Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты командасына тиңнәр булмады. Алда “Яшь һөнәр ияләре” чемпионатының киләсе этабы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев