Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Көчлеләр җиңсен

    Бүген Тәтештә "2014 елда БуЭС бүлгеч челтәрләренең иң яхшы электр монтерлары бригадасы" исеменә төбәк ярышы башланды. Катаншучы сигез командага теорияне белү һәм аны гамәли эшләрдә куллануның алты ярыш этабын узарга кирәк.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев, конкурста катнашучыларны һәм Тәтеш җирендә бәйрәм кунакларын сәламләп, хәзерге вакытта күп нәрсәләрнең электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүгә, димәк, энергетикларның үзләренә бәйле булуын билгеләп үтте. Ул командаларга үзләренең бөтен осталыкларны күрсәтүләрен һәм... иң көчлеләрнең җиңүен теләде.

    Ярыш флагын күтәрү хөрмәте 2012 елгы җиңүче командага - тәтешлеләргә йөкләнде.

    Шулай итеп, бәйге башланды. Катнашучылар биремнәрне тиз һәм бердәм башкарырга тырышалар, ә мәртәбәле судьялар аларның башкарган эшләренең дөреслеген катгый күзәтәләр. Иртәгә ике көнлек ярыш йогаклары буенча электр монтерларының иң яхшы бригадасы ачыкланачак. Тәтешлеләргә уңышлар телибез!


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: