Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Әтрәч авылы кешеләре «Тәтеш таңнары»на язылды

2025 елның беренче яртыеллыгына район һәм республика газеталарына язылу дәвам итә.

Бүген, 3 декабрьдә, «Авангард» газетасы редакциясе хезмәткәрләре газета-журналларга 12 декабрьгә кадәр ташламалы подписка үткәрелүе турында авыл халкына хәбәр итү өчен Кече Әтрәчкә бардылар.

Авыл кешеләрен борчыган иң зур мәсьәлә ул – почтальон булмаудыр, мөгаен. Гәрчә авыл кешеләренең күпчелеге әлеге яртыеллыкка «Тәтеш таңнары» газетасын яздырсалар да, аны аларның почта әрҗәләренә китерүче юк. Газета күрше Алабирде авылы почтасына кадәр килеп җитә, ләкин аннан ары аны авылга кемнәрдер алып кайтып бирә, ә кайчакларда ул бөтенләй каядыр югалып кала икән. Кыскасы, бормалы юллар уза булып чыга. Шулай да Кече Әтрәч авылында «Тәтеш таңнары»на альтернатив рәвештә язылырга теләүчеләр булды. 

Бу уңайдан Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсумовны билгеләп үтәсе килә, ул Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында авылдагы ике өлкән кешегә – Рауза Ибраһимова белән Мансура Ибраһимовага газета рәсмиләштерде.

Хәлил Ислах улы билгеләп үткәнчә, өлкән буын вәкилләре район газетасын укып үскән һәм аның тугры дуслары булып калалар да. 

Без авылның хөрмәтле кешеләре, педагогика хезмәте ветераннары Гайшә һәм Хәбир Нигъмәтуллинар йортын да читләтеп үтмәдек. Алар безне килгән саен кунакчыл елмаеп каршы алалар, ихлас итеп аралашалар. Бу юлы да безнең килүебезнең максатын белгәч, шундук район газетасына язылырга булдылар һәм аны күптәннән алдыруларын билгеләп үттеләр. Районыбызны үзләренең талантлары, казанышлары, уңышлары белән данлаучылар турында «Тәтеш таңнары»нан кызыксынып укулары турында сөйләделәр.   


фотоларны Хәлил Мәгъсумов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев