Кече Әтрәч авылында каз өмәсе уздырдылар
Бүген Кече Әтрәч авылында каз өмәсендә булдык.
Без барганда авыл уңганнары бердәмләшеп, бик тырышып каз йолкыйлар иде. Казларны Җәмил Мәннанов йоласына туры китереп чалып куя. Хатын-кызлар кайнар сулы казанга манып алалар да, тиз генә калын "тунга" төреп куялар. Ул анда берникадәр парлана, аннары канатларын кисеп алалар һәм муеннарын яхшылап бәйләп йолку урынына озаталар. Ә анда инде һәрберсен чистартып, рәткә тезәләр. Шуннан соң эч-башларын алып чистарталар да, салкын суда яхшылап юалар.
-Тугыз кеше эшләгәндә көненә утыз каз йолкыйбыз. Бергә-бергә тиз дә, күңелле дә, - диләр өмәчеләр.
Казларның хуҗасы Җәмил Мәннанов әйтүенчә, хуҗалыгында сигез йөз каз бәбкәсе булган. Төлкеләр һәм козгыннар да усалланган. Бераз алардан да зыян күрәләр икән. Шулай да тырышып-тырмашып үстерәләр. Менә урнаштырыр вакыт та җиткән. Монысы сөенечле минутлар дияргә була.
Рәхәтен, бәрәкәтен күрергә язсын аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев