Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече бизнес исәбен алалар

Росстат 2021 елның язында Россиянең барлык төбәкләре буенча кече бизнеска икътисади исәп алуны уздыра.

(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таңнары»). Бүгенге көндә безнең илдәге предприятиеләрнең 75 % һәм 15 миллион кеше – ул кече бизнес. Дәүләткә кече һәм микропредприятиеләр, шәхси эшкуарлар ничек яшәвен, алар нинди проблемалар белән кисешүен белү мөһим. 

Икътисади исәп барышында алынган мәгъ­лүматлар нигезендә, дәүләт карарлары һәм ярдәм итү программалары кабул ителәчәк. Моның өчен 2021 елның 1 апреленә кадәр дәүләт порталы хезмәтләре (расланган исәп язмасы булганда), Росстатның интернет-сайты (электрон цифрлы имза булганда) һәм электрон документлар әйләнеше операторлары ярдәмендә электрон төрдә анкета тутырырга кирәк.
– Статистика органнарына шулай ук кәгазь төрдә тутырылган анкетаны Тәтеш, Ирек Мәйданы ур., 47нче йорт адресы буенча шәхсән китерергә яки почта аша җибәрергә кирәк. Анкеталар кече предприятиеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен аерым эшләнгән. Аларны тутыру күп вакытны алмый. Росстат тәкъдим ителгән мәгълүматның сер итеп саклануын гарантияли. Барлык мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак. Белешмә өчен телефоннар: 2-54-91, 2-56-03, – дип хәбәр итә Тәтеш районының статистика бүлеге белгечләре.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X