Кечебисәрле Владимир Самаркинның шоферлык стажы алтмыш елдан артык
Авылга килгәч без аны "Газель" машинасы янында очраттык.
- Иртәдән үк Сез кая барып кайттыгыз инде?" - дип кызыксындык.
- Күрше авылга, кибеткә, үзебездә юк бит, - дип җавап бирде ул, ашамлыклар салынган сумкасын алып.
Шунда килеп җиткән күршесе Зоя Шашкина Владимир Абрамович бик яхшы кеше ул, дип сөйләп китте: "Күршең үзеңнән яхшы булсын, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Олы җанлы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер". Икенче бер авылдашы Елена Молодцова да үз фикерен әйтергә ашыкты: "Теләсә нинди сорау белән аңа мөрәҗәгать итеп була, игътибар белән тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә".
Сөйләшеп киттек. Владимир Абрамович сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларны искә алды. Шул вакытларда аларга, балаларга, авырга туры килгән. Алны-ялны белми эшләгәннәр. Әтисе Абрам Никифоровичны һәм ике абыйсын фронтка алганнар. Ун яшьлек малай ат фермасында эшләгән, кайвакыт шунда кунып калырга да туры килгән, ашаган ризыклары алабута белән кычыткан кәтере булган.
Ә сугыш тәмамлануы Самаркиннар гаиләсе өчен чынлап та зур бәхет була: әтисе дә, Афанасий белән Алексей да исән-сау әйләнеп кайталар.
1951 елда Владимирга да армиягә китәргә чират җитә. Аны Германиягә җибәрәләр, ул анда шофер һөнәрен үзләштерә, артиллерия полкында хезмәт итә, шунда хәрби дисциплинага гына түгел, ә немецлардан төгәллеккә һәм пөхтәлеккә дә өйрәнә. "Беркайчан да соңарганым булмады, - киресенчә, иртәрәк өлгерергә тырыштым, үзеңне көттерүне тәрбиясезлек дип саныйм", - ди ул кистереп.
Дүт ел ярымнан соң, туган авылына әйләнеп кайткач, "полуторкада" эшли, төрле йөкләр ташый, шуннан ГАЗ-51гә күчә, сөт машинасы, автобус руле артына утырырга да туры килә.
- Техника булса, башка берни дә кирәкми, - ди Владимир Абрамович, - үзем ремонтлыйм, миңа бер дә көйсез техника эләккәне юк.
- Саклап йөргәнгә, җитешсезлекләрне вакытында бетереп торганга шулайдыр, мөгаен. Бүген дә әнә машинагыз нинди чиста, - дим мин.
- Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки үзебез көн дә юынабыз бит, - дип җаваплады тәҗрибәле шофер.
Хатыны Галина Петровна белән ярты гасырдан артык үзара аңлашып, яратышып гомер итәләр. Дүрт балалары, тугыз оныклары һәм өч оныкчыклары һәрдаим хәлләрен белеп торалар. Кайвакыт ярдәмгә киләләр, ә гаилә башлыгы көтәргә яратмый, көче барында үзе эшләргә тырыша. "Кул кушырып утырсаң - акылдан язарсың", - ди ул.
Ветеран туган җиреннән көч алып яши. Тормыш-көнкүрешеннән канәгать: янәшәсендә яраткан хатыны, өе җылы, суы краннан агып тора, виноград ашыйсың килә икән - әнә ул, тәрәзәдән кулың суз да, өзеп ал. Йомыш белән авылдашлары аңа еш мөрәҗәгать итәләр, шушы көннәрдә генә алар үтенече белән пай җирләре өчен тиешле шикәр комын Нармонкадан алып кайтып биргән. Владимир Абрамовичның тормышы менә шулай ашыкмый гына үз чираты белән дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев