Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган

Тәтешле Ольга Шәрәфетдинова алты яшеннән үк үз тормышын медицина белән бәйләячәген белгән.

(Тәтеш, 20 июнь, "Тәтеш таннары").  Шулай килеп чыккан да: бүген ул “Каенкай” балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли.

– Балачакта мин күп авырый идем, еш кына хастаханәдә яттым, ул чакта ук миңа шәфкать туташы эше ошады, хәтта дарулар таратырга да булыша идем. Күп кенә кызлар кебек курчак­ларны дәваладым, – дип искә ала Ольга Ивановна.

Татар язучысы ­Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укып, табиб һөнә­ренә гашыйк була һәм 11нче сыйныфтан соң ­медицина училищесына ­укырга керә.

– Практиканы Буада картлар йортында уздык. Процедуралар, уколлар ясау, өлкәннәрне карау бик ошады, – ди Ольга Ивановна.

Уку тәмамлангач, Тәтешкә кайта, район хастаханәсенә урнаша. Баймәт авылында эш тәҗрибәсе ала.
– Медпункт ул вакытта мәдәният йорты бинасында иде. Суүткәргеч юк иде, суны да колонкадан чиләкләп ташыдым, – дип сөйли Ольга Ивановна.

Аннары район хастаха­нә­сендә балалар консульта­циясендә: башта прививка ясау кабинетында, аннары участок шәфкать туташы булып эшләгән.

– Табиб Ирина Вячеславовна Павлова белән бергә Шәмәк авылына кергән  12 торак ­пунктка хезмәт күрсәттек. Атнага ике тапкыр балаларны карау өчен авылларга бара идек, – ди Ольга Ивановна.
Декрет ялына кадәр йогышлы авырулар кабинетында эшли һәм менә инде җиде ел “Каенкай” балалар бакчасында хезмәт күрсәтә. Биредә бөтенләй башка эшчәнлек, медицина процедуралары юк, ә мәктәпкәчә учреждениенең шәфкать туташы вазифасына санитар режимның үтәлешен, хезмәткәрләр тарафыннан медицина тикшерүе узулары, тәрбияләнүчеләрнең туклануы, балаларның торышын күзәтү, документлар алып баруны контрольдә тоту керә, ди. Ольга Ивановна билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, санитар чараларны көчәйтергә туры килгән: бинага кергәндә температураны үлчәргә һәм көненә берничә тапкыр барлык биналарны кварцларга.

Балалар бакчасында аның җитәкчелегендә берничә ел дәвамында “Табиб” клубы эшли, анда балалар гигиена кагыйдәләренә, кеше төзелеше белән танышалар, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр.
– Ольга Ивановна үз эшен яхшы белә, ­вазифасына җаваплы карый, барлык җә­мәгать чараларында катнаша. Коллективта аны хөрмәт итәләр һәм яраталар, – ди “Каенкай” балалар бакчасы мөдире ­Оксана ­Дубровская.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X