Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Кешеләр киләчәккә ышандылар

    Бакырчылыларның кәефләре бәйрәмчә - "Парадиз" ҖЧҖ ындыр табагында җир пайлары өчен иген бирәләр.

    Үтәмешнең элекке терлекчеләре җитмеш биш яшьлек Мансур Фазлыев һәм җитмеш алты яшьлек Кәбир Сәйпиев (рәсемдә сулдан уңга) чистартылган игенне капчыкларга тутыруда бер-берсенә булышалар. Бер пай өчен - 100 килограмм бодай һәм 120 килограмм арпа бирәләр.
    - Элек бу кадәр ашлык биргәннәре юк иде. Инвесторга рәхмәт, без канәгать, - дип рәхмәт белдерәләр пенсионерлар.

    Хуҗалыкта көздән сөрелгән кырлар булмаса да, әйбәт уңыш үстерә алганнар. Шундый кырларның берсеннән комбайнчылар гектардан 30 центнер сабан бодае уңышы алганнар. Басулар чиста, башаклар тук, зур хезмәт куелуы күренеп тора. Шактый еллар эшләгән комбайннарны иярләү­че Мәүлет Кәлимуллин һәм Харис Хисамов та уракны уңышлы гына башлап, иң яхшы бишлектә баралар. Күптән түгел яңа "Акрос" комбайны алганнар. Район комбайнчылары арасында берничә тапкыр җиңүче булган, I һәм II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденнар кавалеры Айрат Җаббаров бер ел тәнә­фестән соң штурвал артына утырган. Тәҗрибәле комбайнчыны эшнең уңыш­лы башлануы сөендерә, чөнки ул дүрт көндә 450 тонна бөртек суктырган.

    Комбайннардан соң басуда тасма булып сузылып киткән салам теземнәре кала. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкаручы директоры Юрий Краснов аны махсус техника ваклап таратачагын әйтте. Комбайн куәтенең 30 проценты салам вак­лауга китә, ди ул, нәтиҗәдә җитештерүчәнлек тә, суктыру сыйфаты да кими.

    Комбайннар бөртекне транспортка басу кырыенда гына бушаталар -­ машина көпчәкләре туфракны таптамасын дип шулай эшләнә. Язын чәчүне ике чәчү комплексы ярдәмендә, "нульле" технология буенча үткәрергә планлаштыралар. Инвестор чәчүлекләрнең һәр гектарына ягулык чыгымын ике тапкырга киметү, заманча технологияләр куллану нигезендә басуларның продуктлылыгын арттыру бурычын куйган.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: