Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел җылысын биреп...

Хат ташучы эше - кирәкле һәм мөһим хезмәтләрнең берсе.

Дуслардан, туганнардан килгән чәчәк рәсемнәре, яки шәхесләр сурәтләре төшерелгән конвертлы хатны алганда, почталь­он апаның сөенечле карашын һәм "әйдә, җыр­ла, я булмаса бие" дип шаяртуларын барыбыз да хәтерлидер, мөгаен. Хәзерге заманда хат язышуларны кәрәзле те­лефоннар алыштырса да, аларның эшләре һаман да шулай күп һәм мәшәкатьле булып кала бирә.
Язгы-көзге пычракларны, юлларны күмеп киткән кар көртләрен ерып, күрше авылдагы элемтә бүлегеннән газета-журналлар салынган сумкасын иңнәренә асып берничә чакрымны җәяү йөрүче Кызыл Тархан хат ташучысы Миләүшә Әбелханова кебекләр, үз хезмәтләрен яратмасалар, аңа түзә дә алмаслар иде.
"Бу хезмәт миңа яшьтән таныш. Чөнки әнием Тәнзилә озак еллар авылда хат ташучы булып эшләде. Мин аңа газеталар, хатлар, телеграммалар һәм посылка кәгазьләре таратырга булыша идем. Мәктәпне тәмамлагач, Ульянда тегүчелеккә укыдым һәм авылга кайттым. Ун ел фермада сыерлар саудым һәм әнием пенсиягә чыккач, аның эшен дәвам итәргә булдым. Йөрәккә сеңеп калган авырлыкларын хәтерләмәсәм дә, эшнең җаваплылыгын белеп алындым. Почта элемтәсе бүлеге урнашкан Жуково белән дүрт километр авыл арасын атнага өч тапкыр җәяү узуы җиңел димәс идем. Бүгенге көндә безгә үтеп керерлек түгел. Чөнки юл юк. Авылда 27 хуҗалык бар. Пенсияләр, субсидияләр һәм газета-журналларны ияләренә вакытында илтеп тапшырам", - ди, эшеннән канәгать булган хат ташучы.
Авылда күбрәк өлкәннәр яшәгәнлектән, утка, суга, газга булган түләүләрне йорттан-йортка йөреп үзе җыя икән. "Авылда кибет булмагач, сабын, порошок һәм башка товарларга, азык-төлеккә дә заказлар күп, - дип сүзен дәвам итә. - Авылдашларымның гозерен үтәргә тырышам. Кайбер көннәрдә сумкам шактый авыр була".
Элеккегә караганда, хәзер катлаулырак билгеле. Почта бүлеге начальнигы Лариса Федотова һәм ике хат ташучы үзара ярдәмләшеп, бик тату эшлиләр. Подписка вакытында ха­лык белән уртак тел табарга, җиткерелгән планнарны үтәргә тырышалар алар. Өлкәннәрне хөрмәтләү, алар белән җылы мөгаләмәдә булу газета-журналларга яздырганда да үз-үзен аклый.
Ире Сәлим һәм 6нчы сыйныфта укучы улы Булат аның төп ярдәмчеләре. Кызы Алсуның инде үз гаиләсе, шулай да әти-­әни нигезендә алар еш кунак. Уртанчысы Илгиз авыл хуҗалыгы техникумында укый.
Әйтер сүзең бармы дигәнгә ул: "Тәтеш таңнары" яшәсен, кулыма алгач баштан ахырына кадәр карап чыгам һәм өйдә иркенләп утырып укыйм. Анда авылдашларым ту­рындагы язмаларны күрәсе килә, чөнки бездә дә газетага язарлык кешеләр шактый", - диде.
Ачык итеп аралашкан хат ташучының авылдашлары хакында әйткән ихлас сүзләре район газетасындагы хәбәрләр белән бергә аларга кәеф күтәренкелеге һәм күңел җылысы да алып киләдер сыман тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X