Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелгә бик якын

Район гәҗитеннән беркайчан да аерылганым юк.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”). Зинаида Камаева, Тәтеш:
– Мин үземне белгәннән бирле вакытлы матбугатны яздырам. Район гәҗитеннән беркайчан да аерылганым юк. Укудан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм, берәр нәрсә укып чыкмасам йоклап та китә алмыйм, китаплар, журналлар булсынмы, ә инде “Авангард”ны – беренче чиратта. Райондагы вакыйгалар, ниндидер яңалыклар, файдалы мәгълүматлар хакында тизрәк беләсе килә.

Мин сугыштан соңгы буын кешесе, сугыш темасына язылган мәкаләләрне кызыксынып укыйм. Яшьләр белсен һәм хәтерләсен өчен, бу хакта язарга кирәк. 

Гәҗитнең бизәлеш ягыннан  үзгәреш кичерүе, кешеләр турындагы очеркларның артуы сөендерә. Журналистларның өлкән буынга игътибар бирүе ихтирамга лаек. Бу олыларга кирәк.
Безнең алмагач бар, ул бик карт, әмма һәр елны җимеш бирә. Алмалары тәмле. Көньяк микрорайондагы фатирларда тыл эшчәннәре күп яши һәм авыл тормышын бик сагыналар. Мин аларны алмалар белән сыйларга тырышам, шуңа ихластан шатланалар. “Хуш исе дә бөтенләй башкача”, – диләр. Югыйсә кечкенә генә игелек, ә алар өчен бу мөһим. 

Шулай ук безнең район гәҗите дә, үзебез яшәгән туган җир кебек, миңа бик кадерле. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев