Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле һәм өметле фараз

Райбашкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 23 майга 74 сабый теркәлгән.

Кызлар активрак булып чыккан: алар малайларга караганда 40ка күбрәк туган. Ачыкланганча, тәтешлеләрдә киң таралган исемнәр: ир балалар - Булат, Раян, Сәйдәш; кызлар - Дилбәр, Самира, Ильвина. Әти-әниләр үз балаларына элекке исемнәрне дә кушканнар: Габдрахман, Вәкил, Ислам.
ЗАГС хезмәткәрләре үзенчәлекле исемнәрне дә билгеләп үттеләр: Раяз, Амелия, Индира. "Сабыйлар һәрвакыт туып торсын. Сәламәт, бәхетле булып, якыннарын, тәтешлеләрне һәм бөтен дөньяны сөендерсеннәр", - диде райбашкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова. Фаразлар өметле һәм күңелле: статистика буенча узган елның 4 аенда 59 бала туу теркәлсә, быел - 68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев