“Күңелле ял итегез”
Җәйге җылы кичләргә тагын да ямь өстәп, район үзешчәннәре шулай дип исемләнгән концерт оештырды.
(Тәтеш, 15 июль, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Авылларда кызу эш кайнап торса да, тырыш эшчәннәр җыр белән хезмәтне бәйләп яши. Байраш, Алабирде һәм Зур Әтрәч мәдәният йортлары янындагы мәйданнарда үткәрелгән җыр кичәсен һәркем алкышлап каршылады. Анда яңгыраган җырлар уңган хезмәтчәннәргә багышланды.
Чарада чыгыш ясаган үзешчәннәр Алсу Шаһиәхмәтова, Илһам Хәйбуллин, Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов, Алсинә Фәйзуллина, яшь артистлар Азалия Хәйруллина, Гөлия Сәяхфәрова, Гөлия Кадыйрова, Илнара Зәйнуллина, әтиле-уллы Талип һәм Назыйл Мингалиевларның аһәңле тавышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Авыл кешеләре белдергәнчә, төрле елларда иҗат ителгән матур җырлар йөрәкләрне җилкендереп, яшьлек елларына алып кайтты. Тормыш мәшәкатьләрен бер якка куеп, рәхәтләнеп матур җырлар тыңлау күтәренке рух өстәде. Мәдәният хезмәткәрләренең күңелле ял оештырулары аеруча да сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев