Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләре һич тә картаймый...

1 октябрь – Халыкара өлкән кешеләр көне.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Өлкәннәр көненең төп максаты – өлкән буында була торган кыенлыкларга игътибар итү.

 Бәйрәмне Россиядә 1992 елдан билгеләп үтә башлыйлар, аның логотибы ачып куелган уч төбен сурәтли, бу мәрхәмәтлелек һәм ярдәмне аңлата.

Өлкән буын – күтәрен­ке рухлы зирәк кешеләр, алар авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыга белә, безне дә шуңа өйрәтә. Пенсионерларның күпчелеге “Кеше үзен хис итүгә карап, яшь кала һәм олыгая” дигән сүзләрнең дөреслеген раслап, актив тормыш белән яши. “Үзебезнең сафларда без актив тормыш карашлы кешеләрне һәрвакытта көтеп алабыз. Безнең бүлек – зур оешманың кечкенә бер өлеше, һәм соңгы елларда ул пенсионерларның актив тормышын булдыру өчен зур ыргылыш ясады. Өлкән буын Университеты кысаларында унбиш программа эшли, алар арасында Тәтеш районының һәрбер өлкән кешесе үзенә хуш килгәннең берсен сайлап алырга мөмкинлек бар. Хәзер безнең күп кенә чаралар онлайн рәвештә үткәрелә”, – дип билгеләп үтә ТРда  пенсионерлар бер­легенең җирле бүлек рәисе Нина Новикова. 

Шулай итеп, көмеш яшьтәге тәтешлеләр спорт һәм кул эшләре белән шөгыльләнә, әдәбиятны һәм тарихны өйрәнә. Кыс­касы, аларның ямансуларга вакытлары юк. Өлкәннәр көне – ул кешенең еллар аша туп­лаган олы хөрмәте, тәҗ­рибәсе, зирәклеге. Бу көн­не, көндәлек мәшә­кать­ләрне читтә калдырып, мөмкинлек табарга һәм өлкән буынга рәхмәт сүзләре әйтергә кирәк.
Белешмә

 Тәтеш районында бүгенге көндә 7949 пенсионер яши, шуның 6698е – картлык буенча, 1120е – эшләүче ­пенсионерлар.

Тәтеш районы башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Өлкәннәр көне кысаларында 2020 елның 1нән 10 октябренә кадәр пенсионерлар өчен авыл җирлекләрендә, Тәтештә чаралар узачак, шул исәптән яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә хәйрия фильмы күрсәтеләчәк, ә Тәтешнең җирлекара китапханәсендә “Алтын яшь” исемле кичә-очрашу үтәчәк.
Балалар сәнгать мәктәбендә “Үз кулларым белән ясаган бүләк” дигән мәрхәмәтлелек акциясе һәм “Алтын вакыт!” исемле иҗади эшләр күргәзмәсе узачак. 
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” белгечләре медицина хезмәткәрләре белән берлектә “Аңлаудан алып шәфкатьлелеккә кадәр” дип исемләнгән акцияне аз хәрәкәтләнүчән пенсионерларга медицина тикшерүе һәм аларның яннарына бару максатында үтәчәк. 
Шимбә ярминкәсе кысаларында 3 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт прог­раммасы оештырылачак. Тәтеш районындагы уку йортларында мәрхәмәтлелек һәм игелеклелек дәресләре үтәчәк. Шулай ук, Өлкәннәр ункөнлеге вакытында шәһәрдәге чәчтараш­ларда өлкән яшьтәге  гражданнарга ташламалы бәядән хезмәт күрсәтү оештырылачак.
Өлкән кешеләр ункөнлеге тәмамлангач, белем прог­раммаларын өйрәтү һәм сәламәтлек төркемнәре белән өлкән буын Университеты ачылачак.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X