Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелләре – изгелектә

    Олы Тормы мөслимәләре һәр атна пәнҗешәмбесендә авыл мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәгә җыелалар.

    Күптән түгел алар мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә план төзеделәр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче Лилия Гафиятуллина бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее якынлашуын әйтеп, аның тормыш юлын искә алды. Мәдрәсәгә килгән өлкәннәр Тукайның шигырьләрен әле дә яттан белүләрен исбатлап, сәнгатьле итеп сөйләп тә күрсәттеләр.
    "Мәдрәсәгә авыл мөслимәләре, барлыгы 14 кеше, бик теләп йөрибез. Яшь буын халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен онытмасын, безнең юлыбызны дәвам итсеннәр дип тырышабыз. Әлеге уңайдан төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырабыз. Бергә җыелып намазлар укыйбыз, гарәпчә укырга, язарга өйрәнәбез. Дин сабагына йөрүчеләрнең сафы артсын дип телим", - диде авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рузалия апа Хәбибуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: