Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелсез хәлләр турында

Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының ­Тә­теш районы бүлеге ­хә­бәр иткәнчә.

(Тәтеш, 3 июль, "Тәтеш таңнары").
    Чинчурино авылында яшәүчегә карата РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсе буенча (законсыз сатып алу, тапшыру, сату, сак­лау, утлы коралны, аңа төп өлешләрне, кирәк-яракларны ташу яки йөртү) процессуаль карар кабул ителәчәк. Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының ­Тә­теш районы бүлеге ­хә­бәр иткәнчә, җинаять эзлә­ве хезмәткәрләре опера­тив-эзләү чаралары үт­кәрү барышында авыл кешесендә вак калибр­лы винтовкага 5 пат­рон барлыгын ачыклаганнар һәм аны алганнар, алар хәзерге вакытта баллистик тикшерүгә җибәрелгән.
Мәгълүмат өчен: РФ ҖКның 222нче маддәсе нигезендә хокук бозучылар 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки 4 елга кадәр мәҗбүри эшкә, яисә 6 айга кадәр арест, яки 80 мең сум күләмендә яисә хезмәт хакы күләмендә штраф яисә хөкем ителүченең 3 айга кадәрге вакыт эчендәге башка кереме яисә аңардан башка 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзага тартылачак. 
Искәрмә: коралны үз теләге белән тапшыр­ган затлар әлеге мад­дә буенча җинаять җа­ваплылыгыннан азат ителә. Алар кешене кулга алган вакытта алынганда, шулай ук аларны ачыклаганда һәм алганда, тикшерү эшләре башкарганда табылган әйберләр, ирекле рәвештә тапшырылган дип таныла ­алмый.

        Юл-транспорт һәлакә­те: 20 июньдә төн урталарында Буа – Тәтеш – Кече Бисәр юлында районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл кырыена төшеп кап­ланган җиңел  машинаны күреп ала. Шул тирәлекне карап-тикшергән вакытта, машинадан 8 метр ерак­лыкта, кырда шоферның – безнең райондагы бер авылда яшәгән кешенең  – үле гәүдәсе табыла. Юл-транспорт һәла­кә­тенең ничек килеп ­чыгуы ­ачыклана.

     Районыбыздагы авыл­ларның берсендә бик күңелсез хәл килеп ­чыккан. Ир-ат Кильна ел­гасы янында кече яшьтәге кыз­ны мәсхәрә иткән. Аның әнисе таныш тү­гел кешене җинаять җавап­лылыгына тарту турын­дагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Полицейскийлар оператив-эзләү уздыру барышында шикле кешенең җинаять кылуын ачык­лаган. Бу 1981 елда туган, райондагы бер авылда яшәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән кеше ­булып чыккан.
Җинаять эше кузгатылган, шикле кешегә карата сак астында ябылуда булу төрендәге чикләү чарасы билгеләнгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X