Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Келәш авылының борынгы тарихы

Келәш авылы чама белән 1560 елларда барлыкка килгән дип санала. Аның барлыкка килүенең берничә риваяте бар.

(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш таңнары", Гөлчәчәк Галимова). Имеш, шушы җирлектә ат арбасының келәшәсе сынгач, туктап шунда хәл алырга булганнар, тирә-юньне күздән кичергәч, бу урын аларга бик тә ошаган. Өстеңә урман ишелеп тора, суы агып тора, тагын ни кирәк? Шунда нигез корыйк дип фикерләгәннәр. Ә икенче риваять болай дип аңлата: ерак урманда бер бай кешедә өч бертуган хезмәт иткән икән (ул урманнарны әле дә Граф урманы дип йөртәләр). Татарлар элек-электән әйбәт “служивый”лар булганнар бит инде. Әлбәттә, яхшы хезмәт итүчеләр байга ошаган. Көннәрдән беркөнне агай-энеләр киңәшкәннәр дә, әйдә хуҗадан үзебезгә аерылып чыгарга рөхсәт сорыйк дигән уртак фикергә килгәннәр. Яхшы хезмәтчеләрдән аерыласы килмәсә дә, алпавыт рөхсәт биргән. 
Берсе Шаһгали исемле булган, ул ераграк китеп Шөгәле (Шигали) дигән авылга нигез салган. Кайчандыр икмәк пешерү цехларына кадәр булган. Аның авылда яшәп калган иң соңгы кешесе Юлия әбекәй гомеренең соңгы көннәрендә безнең авылда яшәде. Икенче туган Байкол исемле булып, елга буена барып урнашкан. Халык ул җирләрне Байгыл дип йөртә. 

Авылның эзе дә юк дияр идем, зираты бар. Тик зират дип аталырлык билгесе генә юк. Ул җирдә су белән юылып кеше сөякләре чыга иде. Әле бер 10 еллар бардыр инде, укучы балалар укытучылары, авыл имамы Фәһим Галимов белән барып, шул сөякләрне җирләп тә кайттылар дип беләм... Ә Байгылдан бераз арырак Тоншерма (без аны Чирмеш дип йөрибез) дигән чуаш авылы урнашкан. Ә инде безнең авылга Келәш исемле туганнары килеп урнашкан дип фараз кылына. Минем үземә шушы фараз дөресрәктер кебек тоела. Ник дисәгез, авылдашларым эшчәнлекләре белән данлыклы. 

Заманында нык, көчле холыклы Ибраһим Вәли улы Садыйков җитәкчелегендә “Путь Ильича” колхозы колхозчылары бөтен Рәсәйгә танылды, миллионер хуҗалык иде ул. Яхшы “служивыйлар” нәселе саклангандыр, бәлки.

Риваятьнең әле мондые да бар: имештер, борын заманнарда ата-бабаларыбыз шушы авылда кәләш күзләү йоласы үткәргәннәр. Бик матур чәчәкле болыннарда башка авыллардан килгән егет-кызлар шунда танышып кавышканнар. Әлбәттә, зәлидә дә әйләнгәннәрдер. 

Авылым чәчәкле болыннарга бай. Тора-бара кәләш сүзе Келәшкә әйләнгән, диелә фәнни расланмаган чыганак­ларда. Хәзер инде авылдан кыз алу, авыл егетенә кияүгә барулар бетеп бара. Ә бит 25-30 ел элек нихәтле яшьләр парлашып, авылда яшәп кала иде.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев